Әти кеше кызының сөйгән егетен үтереп, мәетен гаражда идән астына күмеп куйган
Егетне бер ел буена эзләгәннәр, җинаятьче исә эзләүгә ярдәм итешеп йөргән.

Ленинград өлкәсендә бер ир-ат кызының сөйгән егетен атып үтергән һәм гаражда идән астына күмеп, яшереп куйган. Выборг районындагы Первомайское бистәсендә яшәүче 26 яшьлек егетне бер елдан артык эзләгәннәр. Бу җинаять турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.
26 яшьлек егет югалгач, аның әбисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул оныгын 2019 елның 15 июленнән бирле күрмәвен сөйләгән. Шуннан соң егетне эзли башлаганнар. Аның мәете сөйгән кызының әтисенең гаражында идән астында табылган.
«Бер ел эзләгәч, полиция үтерү турында җинаять эше ачты. Егет сөйгән кызы белән яшәгән. Моңа кадәр ул үзе дә талау, урлау, кыйнау өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган», — дип сөйләгән «КП-Петербург» сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы.
Егетне эзләү эшләрендә сөйгән кызының туганнары да актив катнаша. Аның 63 яшьлек әтисе дә ярдәм итешеп йөри. Җинаятен яшерергә маташса да, озак вакыт сораштыра торгач, полиция бу ир-аттан дөреслекне әйттерә.
Югалган егетнең мәете табылу турында 26 октябрьдә билгеле була. Аны сөйгән кызының әтисенең гаражында идән астына күмеп яшереп куйганнар. Гараж хуҗасын шунда ук тоткарлыйлар. Пенсионер кызының сөйгән егете белән низаглар булуын әйтә. 2019 елның июлендә алар чираттагы тапкыр җитди талаша. Ир-атларның берсенең пистолеты була. Нәтиҗәдә пенсионер әти кеше кызының сөйгән егетен атып үтерә. Җинаять эзен яшерү өчен, ул мәетне гаражга илтеп күмә. Пистолетны юкка чыгара, диелә бу хәбәрдә.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хәзерге вакытта сак астында.