Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше ишегалдында эшләгәндә сабый кызының битен бензин пычкысы белән яралаган

Пычкы тавышы аркасында, ир-ат 1 яшь 10 айлык сабыйның йөгереп килгәнен абайламый калган.

news_top_970_100
Әти кеше ишегалдында эшләгәндә сабый кызының битен бензин пычкысы белән яралаган
https://pixabay.com

Бурятиядә ике яше дә тулмаган сабый кыз баланың йөзен бензин пычкысы белән яралаганнар. Әти кеше арттан кызы килгәнен абайламыйча калган. Ул баласына таба борылганда пычкы чылбыры эшләп тора һәм сабый җитди яралана. Табиблар баланың күзен саклап калу җаен тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне 1 яшь 10 айлык кыз әнисе белән урамга чыга. Бу вакытта әти кеше ишегалдында бензин пычкысы белән эшләп йөри. Ул пычкы тавышы аркасында, хатыны белән баласы чыкканын да ишетми кала.

Бала исә баскычтан төшә дә әтисе янына чаба. Ул әтисенең артыннан килә. Шул вакытта әти кеше борыла, ә пычкы эшләп тора. Шулай итеп баланың йөзе яралана. Әти белән әни кеше тиз арада машинага утырып, баланы хастаханәгә алып китәләр.

Улан-Удэ шәһәре табиблары баланың күз алмасын саклап калу җаен таба. Дүрт табиб берьюлы эшләп, кызның маңгаенда, күз кабагында, бит алмаларында, муенында яраларны тегәләр. Аллар миллиметрлап эшләп, ике сәгать дәвамында операция ясыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100