news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше дүрт баласының анасын атып үтергән

Хатынын үтергән ир үзенә-үзе кул салган.

news_top
Әти кеше дүрт баласының анасын атып үтергән
15 июньдә Новокузнецк шәһәрендә ир элеккеге хатыны янына килгән һәм аны атып үтергән. Шуннан соң ул офиска кереп бикләнгән һәм үзенә-үзе кул салган. Башка кешеләр зыян күрмәгән, дип хәбәр итә "Вести" каналы.

Бу ир белән хатынның уртак бизнесы булган. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, җәнҗал көнкүреш сораулары буенча чыккан булырга мөмкин.

Аларның уртак дүрт баласы булган. Хатын иргә балалары белән очрашырга рөхсәт итмәгән дигән хәбәрләр дә бар.

Хәзер дүрт бала ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар