Американың Калифорния штатында бер ир-ат чиркәүдә балаларын, тагын бер кешене атып үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Ир-ат өч баласының гомерен өзгән. Алар барысы да 15 яшьтән кечерәк булган. Һәлак булган тагын бер кеше бу гаилә әгъзасы булганмы икәне билгесез.
Фаҗига 27 февральдә кичке бишләр тирәсендә була.
Шаһитлар сүзләренчә, урында полиция машиналары бик күп була. Алар аркасында ашыгыч ярдәм машинасына килү кыенлаша, диелә хәбәрдә.