news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше бер айлык баласының кабыргаларын сындырган

20 яшьлек егет елаган өчен сабыйны имгәтеп бетергән.

news_top
Әти кеше бер айлык баласының кабыргаларын сындырган
https://pixabay.com

Ярославль өлкәсендә 20 яшьлек әти кеше бер айлык баласының кабыргаларын сындырган. Ул сабыйны елаган өчен имгәткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

«12-14 ноябрь көннәрендә Тутаев шәһәрендәге фатирда 20 яшьлек ир-ат баласын кыйный. Ул елаган өчен сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян китерә. Сабыйның кабыргалары күп урыннан сына», — диелә ведомство хәбәрендә.

Имгәнгән баланы Өлкә балалар клиник хастаханәсенә салганнар.

Кайсыбер белешмә буенча, әти кеше елый торган баланы йолкып ала. Бу вакытта өйдә башка кешеләр булганмы-юкмы икәне билгеле түгел. Җинаять эше ачылган, ир-ат гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар