Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти кеше балалардан аерыласы килми». Ике балалы гаиләне үтергәннәр

Ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала гәүдәсен күрше хатын табып ала.

news_top_970_100
«Әти кеше балалардан аерыласы килми». Ике балалы гаиләне үтергәннәр
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр. Аларны мәрхүмә хатынның ире — 1983 елда туган ир-ат үтерүе ихтимал, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

Ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала гәүдәсен күрше хатын табып ала. Бу вакытта алар дүртесе дә үле була.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хатын күрше фатирда каты кычкырышкан, талашкан тавышлар ишетә. Аннары кисәк кенә бар да тынып кала.

Аннары күрше хатын фатирга керә торган ишек ачык булуын абайлап ала. Ул биредә дүрт гәүдә күрә.

Якынча белешмә буенча, бу җинаятьне мәрхүмәнең ире оештырган булуы ихтимал. Ул 1986 елда туган хатынны, 2010 елда туган малайны, 2014 елда туган кызны корбан иткән.

Ир белән хатын аерылышырга җыена. Уртак балалар өчен талаш чыга, хатын балаларны үзенә алып калырга тели, ир исә балаларын калдырып китәсе килми.

Хатын иреннән аерылып чыгып китә һәм фатир арендалый. Ир сөйләшергә килә һәм талаш чыга. Аннары җинаять була. Ир-ат пычак ала һәм балалары белән хатынын үтергән булуы, аннары үз-үзенә кул салуы ихтимал. Хәзер бу версияне тикшерәләр. Җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100