news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше балалар бакчасыннан чит кешенең кызын бутап алып кайтып киткән

Әти кеше балалар бакчасыннан чит кешенең кызын бутап алып кайтып киткән

news_top
Әти кеше балалар бакчасыннан чит кешенең кызын бутап алып кайтып киткән
Коминың Усть-Вымский районында әти кеше балалар бакчасыннан чит кешенең кызын алып кайтып киткән, дип яза "Российская газета". Хәзер полиция бу эшне тикшерә.

Бакча мөдире полициягә "бер ир башка кешенең кызын алып чыгып китте" дип хәбәр иткән.

Полиция бакчага килгәндә, бу ир инде хатасын төзәткән булган: ул ялгышын аңлап, чит кешенең кызын бакчага китереп, үзенекен алган. Ир үз кызын башка бала белән бутавы хакында әйткән.

Социаль челтәрләрдә бу ирдән мыскыл итеп көләләр һәм "ел әтисе" дип атыйлар. Полиция балаларны бутап җибәрүгә юл куйган бакча хакимиятен тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар