news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти кеше 24 ел элек югалган улын эзләп тапкан

Ике яшьлек баланы урлап алып киткән булганнар.

news_top
Әти кеше 24 ел элек югалган улын эзләп тапкан
https://pixabay.com

Кытайда яшәүче ир-ат 24 ел элек югалган баласын тапкан. Сабыйны урлап алып киткән булганнар. 51 яшьлек Гуо Гантан югалган улын 24 ел буена эзләвен дәвам иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ике яшьлек малайны кешеләр белән сәүдә итүчеләр урлый. Аны өй янында уйнап йөргән чагында алып китәләр.

Малае югалгач, 1997 елда әти кеше мотоциклга утырып чыгып китә һәм егермеләп провинцияне әйләнә, 500 мең км юл уза, улын табарга өметләнә. Ир-ат бөтен акчасын тотып бетерә, күпер астында төн кунып, аварияләргә очрап, җинаятьчеләр белән очрашып, бик авыр юллар уза. Тик әти кеше өметен өзми.

Кытайның Җәмәгать иминлеге министрлыгы белешмәсе буенча, полиция бу ир-атның улын таба. Алар ДНК анализы ясый һәм егетнең шәхесен ачыклый.

Аннары баланы урлауга катнашы булган ике кешене тоткарлыйлар.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, малай туганнары яши торган җиргә күршедәге провинциядә генә үскән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар