news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әти дә, әни дә уянмый». Казанда концертлар оештыручы Никита Труханов Африкада үлгән

Никита Трухановның нәни улы иртән белән абыйсына шалтыраткан һәм әтисе белән әнисе йокыдан уянмавын сөйләгән.

news_top
«Әти дә, әни дә уянмый». Казанда концертлар оештыручы Никита Труханов Африкада үлгән

Казанда концертлар оештырып йөрүче Никита Труханов Африканың Занзибар утравында гаиләсе белән ял иткәндә үлгән. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Фаҗига 14 ноябрьдә иртән була. Трухановның нәни улы абыйсына шалтырата һәм әтисе белән әнисенең йокыдан уянмавын сөйли.

Никита Трухановның хатыны да зыян күргән. Башта ул комада дигән хәбәр тарала, тик аннары ул дөрес булмавы ачклана.

Никита Труханов агуланып үлгән дип фаразлыйлар.

Хәзер аның мәетен туган якка алып кайту өчен акча җыялар, диелә хәбәрдә.

«Газета.ру» хәбәр иткәнчә, Никита Труханов (Никита Краш) хатыны һәм ике баласы белән ял итәргә барган. Йокыдан уянмаган әти-әнисен 8 яшьлек Никита тапкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар