Әти булган Салават Миңнеханов: "Йокламадык, ашадык, еладык, җырладык"
Татар эстрадасының йолдызлы пары - Салават һәм Гүзәлем Миңнехановларның Мәдинә исемле кызлары туды. Шул уңайдан Салават Миңнеханов беренче төнне йокламаган.
"Төнне бергә роддомда үткәрдек. Йокламадык, ашадык, еладык, җырладык. Үлеп йоклыйсы килә хәзер. Бу беренче ничә көн шулай булыр микән, яисә ничә ел?" - дип сораган Салават Миңнеханов.
"Сезнең барысы да алда әле", "Балалар бик тиз үсә, йокысыз төннәр артта кала һәм сагындыра башлый", "Беренче ай только цветочки, аннары башлана", "Уңышлар! Түземлек кирәк икән иң мөһиме!" - дип язган аңа язылучылары.
Салаватның хатыны Гүзәлем Миңнеханова исә планнар кора. Үзе белән бер көнне бәбәйләгән җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән балаларының туган көннәрен бергәләп үткәрергә ниятлиләр.