news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти белән әни кеше 13 баласын вәхшиләрчә җәзалап торган

Гаиләдәге коточкыч хәлләр еллар буена дәвам иткән. 

news_top
Әти белән әни кеше 13 баласын вәхшиләрчә җәзалап торган

АКШта Дэвид һәм Луис Турпин исемле ир белән хатын гаиләсендә 13 бала була. Алар балаларның төрлечә җәзалап торган. Биек койма артында яшәүче күп балалы гаиләдә булган вакыйгалар турында күрше-тирә берни дә белмәгән. 

АКШның Калифорния округы прокуроры Риверсайд Майкл Хестрин журналистларга шул хакта сөйләгән. НТВ каналы хәбәр иткәнчә, ир-белән хатынга карата гаепләү белдерелгән. Аларны балалар белән вәхши гамәлләр кылуда, җәзалауда гаеплиләр. Шулай ук бу ир белән хатын балаларны законсыз рәвештә ирегеннән дә мәхрүм иткән. Барлык җинаятьләре өчен бу кешеләрне 25 ел чамасы төрмә көтә.

Турпиннар гаиләсендәге хәлләр 2018 елның гыйнварында Америка халкын тетрәндерә. Гаиләдәге бер кыз качып котыла һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Күп балалы гаиләдәге вәхшилекләр шул чакта ачыла. Әти белән әни кеше 13 баланы чылбыр белән кроватька бәйләп калдыра, өйдән чыгармый бикләп тота, ачлык белән җәзалый, кыйный һәм мыскыл итә.

Бу ир белән хатын үз гамәлләренә аклау да тапкан. Алар балаларын «тышкы дөньяның начар йогынтысыннан саклау өчен» шулай кыланган.

Гаиләдәге коточкыч хәлләр еллар буена дәвам иткән. Гел ач йөргән балалар үз яшенә караганда күпкә кечерәк күренә, иң олы кызлары исә 30 яшендә булса да, аның авырлыгы 37 кило гына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Дэвид һәм Луиза Турпиннар гаиләсе Техастан Калифорниягә күченеп килгән. Алар Голливудка якынрак булырга теләгән. Зур һәм дус гаилә турында реалити-шоуда катнашу хыялы белән яшәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар