«Әти бабайның йортын сатып, яңа хатынына фатир алды…»
Алисә ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән иде. Әтисе бабасының йортын саткан һәм шул акчага яңа хатынына фатир алып биргән.
Алисәнең әнисе өч ел элек вафат булды. Яман шешне соңгы стадиясендә генә таптылар, метастазалар киткән иде инде, химия дә, башка төр дәвалану да аңа ярдәм итмәде.
Аның әти-әнисе 35 ел бергә яшәде. Ике кыз үстерделәр, оныклары туды. Һәм менә көтмәгәндә әниләренең үлеме… Аяз көнне яшен суккандай булды ул.
Әниләре үлгәч, әтиләре эчә башлады. Кызларының үз гаиләләре, аерым яшиләр иде. Ә әтиләре Харис үзе генә зур йортта көн күреп калды. Гомер буе иңне-иңгә куеп бергә яшәгән, яраткан хатынын сагыну акылдан яздыра иде аны. Һәм шул вакытта аның янында Нәзирә барлыкка килгәч, барысы да җиңел сулап куйды.
Әтиләре эчүен ташлады, эшли башлады, гаилә тормышына чумды. Нәзирә аны кире тормышка кайтарды дияргә була.
Харис белән Нәзирә бер класста укыган булганнар. Мәктәпне бетергәннән соң, Нәзирә башка шәһәргә киткән. Кияүгә чыккан, ике ул үстергән. Ире белән дә аңлашып, дус-тату яшәгәннәр.
Әмма алар гаиләсенә дә кайгы килгән. Берсендә Нәзирәнең ире соң гына эштән кайтып барганда исерек егетләр һөҗүм итә. Ирне бик нык кыйныйлар. Әмма иң аянычы - бу хәл аның өе каршында диярлек була.
Ирне үтергәнче кыйныйлар. Күршеләре бу сугышуын күреп ала, полиция чакырталар, әмма соң була инде. Хастаханәгә алып барганда ир вафат була.
Нәзирә ире үлгәннән соң берничә мәртәбә үз тормышын корырга тырышып карый. Әмма барып чыкмый. Уллары да үсеп беткән, башлы-күзле була ул вакытта.
Нәзирә үзе туып-үскән шәһәргә карт әнисе янына еш кайтып йөри. Берсендә кунакка кайткач, Харис белән очрашалар да инде алар.
Харисның эчеп йөргән вакыты була, өсте-башы да каралмаган, таушалган, үзеннән махмыр исе аңкып тора. Нәзирә белән кибеттә очрашалар, бер-берсен таныйлар. Шуннан сөйләшеп китәләр һәм бу аралашулары алга таба да дәвам итә аларның. Күпмедер вакыт шулай аралашып-сөйләшеп яшәгәч, бергә яшәп карарга дигән фикергә киләләр.
Нәзирә үзенең фатирын улларына калдыра, ә үзе Харис янына күченеп кайта.
Алар бер ел яшәгәч, Харисның өлкән яшьтәге әтисе авырып китә. Карт ялгызы гына үз йортында яшәгән. Харис аны үзенә алып килә. Нәзирә картны бала караган кебек карап, тәрбияләп тора.
Ләкин ярты елдан соң Харисның әтисе вафат була. Ә тагын ярты ел узгач, Хариска мирас хокукы бирелә. Әтисеннән аңа зур, яхшы йорт кала.
Бу йортта яшәр кеше булмый, шуңа күрә Харис аны сатарга куя.
Кызлары әтиләренең йортны сатарга җыенуын белә. Аннан кергән акчаларны нишләтергә җыенуын сораштырып тормыйлар. Әмма кызларның икесе дә әтиләре акчаны бүлешер дип өметләнә.
Өй сатыла, әмма кызларга беркем дә бер тиен дә акча бирми.
Күпмедер вакыт узгач, алар әтиләренең бу акчага Нәзирәгә элек яшәгән шәһәрдә фатир алуын белә.
Харисның нияте мондый була: әгәр дә мәгәр,аның белән берәр нәрсә булса, хәзер үзе яшәгән йорт аның кызларына кала. Ә Нәзирә авыру картны карады, тәрбияләде, шуңа күрә ул хөрмәткә һәм мондый бүләккә бик тә лаек иде.
Ләкин алар Харис белән язылышмыйча гына яши, шуңа күрә ир белән ул-бу булса, хатын бернәрсәсез калачак иде. Шуңа күрә, Нәзирәгә рәхмәт йөзеннән, Харис әтисенең йортын саткан акчага аңа фатир алырга тели дә инде.
Ләкин Харисның кызлары гына аның бу игелекле гамәлен, Нәзирәгә рәхмәтле булуын аңлап җиткерми. Алай гына да түгел, кызлар Нәзирәне күралмый башлады.
Алар бу хатын әтиләрен талады дип уйлый. Имеш, әйбәт, мәрхәмәтле булып кыланып, Харисның башын бутаган һәм үзенә кирәк нәрсәне кулына төшергән. Әле алга таба нәрсә буласы билгесез.
Кызлары әтиләре белән аралашмый башлады. Очрашкан саен алар әтиләренә астыртын, мәкерле Нәзирәнең «чын йөзен» ачарга тырыштылар.
Ә Харисның бу сүзләрне ишетәсе дә килми иде. Кызларының киңәшенә мохтаҗ түгел иде ул. Ул калган гомерен күңеле кушканча яшәп бетерергә дип ныклап хәл итте инде.
Нәзирә аңа икенче гомер, бәхеткә тагын бер шанс бирде. Ә бу аның өчен кызларының урынсыз үпкәләре, канәгатьсезлегенә караганда мөһимрәк иде.