Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти бәреп үтерә». Яшь кыз авыл читенә китеп сәламәт бала тудыра һәм чүплеккә ташлый

Исән килеш туган малай салкында өшеп һәлак булган.

news_top_970_100
«Әти бәреп үтерә». Яшь кыз авыл читенә китеп сәламәт бала тудыра һәм чүплеккә ташлый
https://pixabay.com

Еврей автономияле округындагы кечкенә генә бер авылда яшәүче хатын бала тудырган һәм сабыйны кырда үләргә калдырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бала мәетен 2021 елның 23 октябрендә авыл читендәге чүплектә табалар.19 яшьлек О. вахтага йөреп эшли, шуннан авырга узып кайта. Ул бу халәтеннән бик ояла, авыл халкы гайбәт таратыр, «Әти бәреп үтерер», дип борчыла. Шул сәбәпле ул авырлы булуын яшереп йөри һәм баланы төшерү өчен төрле ысуллар кулланып карый.

Бала тапкан көнне О. исерек була, ул кибеткә барышлый тулгагы башлануын аңлап ала. О. авыл читенә кырга чыгып китә. Шунда ул ир бала тудыра. О. баласын үле туган дип уйлый һәм сабыйны полиэтилен пакетка сала, җәймәгә төрә һәм чүплеккә илтеп ата, үзе өйгә кайтып китә.

О.ның күршесендә яшәүче хатын икенче иртән чүплектә бала мәетен таба. Ул матур гына җәймә күрә, шуны алмакчы була, тик эченнән бала килеп чыга. Полиция чакыралар, аннары мәрхүм баланың анасын да ачыклыйлар.

Экспертиза күрсәткәнчә, сабый исән һәм сәламәт булып туа. Малай салкында өшеп үлгән. Ул бер тәүлек чамасы чүплектә яткан.

Җинаять эше ачылган. О. гаебен танып күрсәтмә биргән. 28 февральдә суд О.ны гаепле дип тапкан һәм 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100