Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әти ачуланмасмы?" Түбән Кама бизнесменының балалары биш меңлек акчалардан келәм ясаган - видео

«Безнең акча Тиматиныкыннан күбрәк», дип сөенә балалар.

news_top_970_100
"Әти ачуланмасмы?" Түбән Кама бизнесменының балалары биш меңлек акчалардан келәм ясаган - видео

Түбән Камада яшәүче эшмәкәр Рәмис Җиһаншинның балалары биш меңлек акчалардан келәм ясаган. Акчадан келәм ясаучы балалар төшерелгән видеороликны Рәмис Җиһаншин үзе инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәткән булган.

Видео кадрларындагы балаларның берсе акчаларны каян алганын әйтеп бирә. Бала сүзләренчә, әниләре сейфны ачык калдырган. Бу малай һәм аның энесе шул акчалар белән әтиләренә сюрприз ясаган. Малайларның берсе акчаны күрсәтә, икенчесе исә әтисеннән куркып та куя. «Руслан, әти безне ачуланмасмы?» -  дип сорый. 

Видео азагында Руслан акча күплегенә сөенә: «Безнең акча Тиматиныкыннан күбрәк», дип сөйләнә ул. 

Идәнгә җәеп салынган акчаларны Рәмис һәм аның хатыны җыеп алган, дип хәбәр итә НТР каналы. Канал мәгълүматы буенча, Рәмис Җиһаншин — берничә фирма хуҗасы. Түбән Камада бу кешене хәйрияче һәм спортчы буларак та беләләр.

Әлеге видеороликны танылган рэпер Тимати үз инстаграмына алып куйган. Ул Русланга мөрәҗәгать итә. «Русик, адресыгызны әйт әле», дип язып куйган Тимати.

Түбән Кама балалары һәм миллионлаган акча төшерелгән видеоны Тимати аккаунтында өч миллион ярымнан артык тапкыр караганнар, меңәрләгән комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100