Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Әти, ачуланма, без сугышка китәргә дип сохари катырдык”. Тыл хезмәтчәне Зәкия Зарипова сугыш чоры баласының ачы язмышы хакында

Тыл хезмәтчәннәре – балачакларын сугышка бүләк иткән каһарманнар. Бөек Ватан сугышы баласы, тыл хезмәтчәне, тыл ветераны Зәкия апа Зарипованың язмышын ишеткәч, моңа тагын бер кат инандым.

news_top_970_100
“Әти, ачуланма, без сугышка китәргә дип сохари катырдык”. Тыл хезмәтчәне Зәкия Зарипова сугыш чоры баласының ачы язмышы хакында
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга җитмеш елдан артык вакыт үтте. Мин - замана баласы, әлеге канкойгыч тарихи вакыйга турында ишетеп кенә беләм. Шулай да “Сугыш – нәрсә ул?” дип сорасалар, мин: “Сугыш – ул җимерелгән йортлар, ялангач калган болыннар, ятим калган балалар һәм мизгел эчендә өзелгән миллионлаган гомерләр”, - дияр идем. 

Зәкия апа Зарипова 1930 нчы елда Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килгән. Бүгенге көндә Балтач районы Чепья авылында яши. Әтиләре гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше булу сәбәпле, алар бер җирдән икенче җиргә еш күченеп йөргән. Зәкия апаның күрмәгән, азмы-күпме булса да яшәмәгән ягы юк дисәм, ялгышмам! Язмыш аларны бу яктан нык сынаган. Сугыш вакытында, аннан соңгы авыр заманнарда яңа җиргә килеп тормыш итүләре кыен булгандыр.

 
“Бары тик тынычлык кирәк”

Зәкия апа - "сугышчан" холыклы кеше. Бу аның үз күзе белән күргәннәрен һәм башыннан кичергәннәрен сөйләвендә дә дә ачык сизелә. Сугыш чоры баласы, “Тыл хезмәтчәне” исемен йөртүче кешеләр шундый булырга тиештер дә кебек! 

Дошманны җиңү өчен көрәшкән, башкаларның гомере өчен сугыш кырларында ятып калган кешеләргә хәзер без ничек ярдәм итә алабыз? Зәкия ападан шул хакта сорадым. “Бары тик тынычлык кирәк”, ди миңа Зәкия апа. 

Гафу итегез, Зәкия апа, балачагыгыз, яшьлегегез шундый булганга барысы өчен дә гафу итегез! Йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышабыз, Зәкия апа. Мин тырышам!

Су буенда ял иткәндә башланган сугыш

-Сугыш башланган вакытта мин әле бик яшь идем. Ул вакытта Әгерҗедә яшибез. 1943 елда әти оешмадагы хәзмәткәрләр белән су буена ял итәргә чыкты. Чәй эчеп, сөйләшеп утырганда, берәү атка атланып килеп, “сугыш башланды” диде.

Елга буенда әйтелгән хәбәрне аңлап та бетермәдем мин! Чәй эчеп, ял итеп утырган чак иде бит ул безнең! Ә анда сугыш башланган...

Төнлә мәчеттә куйган концертлар

Сугыш башлану турында яңалык бер төбәктән икенче җиргә яман авыру тән буенча тамырларын сузган кебек таралган. Шул вакытларны күз алдына китерәм. Ул хәбәр ныграк таралган саен, син үзеңне көчсезрәк хис итәсеңдер... Ул вакытларны күз алдына китерсәм, минем елыйсым килә. Ата-бабаларыбызга тыныч тормыш алып килгәннәре өчен мең рәхмәт! Сез үз көченә, үз максатына, үз акылына ышанган кеше өчен булдыра алмаслык эш юк икәнен күрсәттегез! Батырлыкка, кыюлыкка, патриотлыкка без сездән үрнәк алырга тиеш! 

-Әгерҗе районында яшәгән вакытта районда сырхауханә ачтылар. Мин ул вакытта дүртенче класста укый идем. Сабый вакыттан ук сырхауханәгә барып йөрдек. Без анда концертлар куя идек. Су кертеп йөрдек. Үзебез дә сабый идек бит әле. Әби-бабалар янында савыт-сабаларны, идәннәрне юдык.



“Сырхауханәдә яткан солдатлар өчен акча эшли идек”

Зәкия апаларны - ул вакытта мәктәп укучылары бит - караңгы төшкәч, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы мәчетенә алып китә торган булганнар. Алар анда концертлар куйган. Бу хатирәләр Зәкия апаның хәтеренә аеруча кереп калган. 

-Без анда барып, әз генә булса да акча эшли идек. Шул акчага сырхауханәдә яткан яраланган сугышчыларга төрле кирәк-яраклар ала идек. Кашыклар да юк иде. Суган сатып ала идек. Аларны үстереп, сырхауханәгә илтәбез. Шулкадәр авыр, начар чаклар иде ул. Пешергән ризыкны салып ашарга савыт булмаганлыктан, консерв савытларын да, төрле банкаларны да сырхауханәгә алып бара идек. 

Сугыш кинәт кенә килде бит ул. Бездә инвентарьләр дә, башкасы да юк иде.

“Базадан каскалар, мылтыклар алып, мунча өстендә штаб ясадык”

Зәкия апаларның торган йортлары яныннан поезд юлы үткән. Ә юл янында сугыш коралларын китерә торган база булган. Зәкия апа, Шурик исемле дусты белән шул базадан каскалар, мылтыклар алып, Тимур командасының бер отрядын оештырган. Ничек ала алганнар, ничек батырлыклары җиткән!..

-Отрядтагы башка балаларның исемнәрен хәтерләп тә бетермим инде хәзер. Минем әти станциядә милиция начальнигы иде. Безнең тора торган йортыбыз да шунда иде. Йортыбыз янында мунчабыз да бар. Без шул мунчаның өстендә, малайлар инициативасы белән, штаб ясадык. Штабтан безнең өйгә тимер чыбык суздык. Алар миңа шуннан шалтырата иде. Безнең командада Вил исемле малай, Марат Шәйхетдинов исемле классташым, Искра Гарифуллина исемле иптәш кызым бар иде, - дип исенә төшерде Зәкия апа.

“Әти, ачуланма, без сугышка китәргә дип сохари катырдык”

Иң кызыклысы алда. Дүртенче сыйныф укучылары - бүгенге замана балаларыннан чыгып карасаң, чын сабыйлар - сугышка китәбез дип военкоматта гариза язганнар! Я, укучыларыбыз, күз алдыгызга китерә аласызмы сез моны - дүртенче сыйныф балалары сугышка китәргә уйлаган! Башка сыймаслык хәл бит бу! Мин Зәкия апаны исем-акылым китеп тыңлап утырдым!



“Сугышка немецлар тутырылган товар вагонына утырып китәбез”

-Әле сугышка китәр өчен Вилнең итеген тектерергә дә бардым. Мин бит инде, имеш, начальник кызы. Акчасын кайдан алганбыз, белмим дә. 

Гариза язганнан соң, Сания исемле пионервожатыебыз: “Әйдәгез, военкоматка барабыз дип”, - безне военкоматка алып китте. 

Гариза биргәннән соң күпмедер вакыт үтте, без инде анда барганыбызны онытканбыз да икән. Аннан соң шактый гына вакыт та үтте бит инде, безгә бернинди җавап та бирмәделәр. Военкоматка кабат килеп керүебез булды, безне “Әнә, партизаннар килде”, дип каршы алдылар. Карасам, шунда минем әтием дә утыра. “Сез нәрсә, нинди гариза яздыгыз?” - диде ул. Күрәсең, мин атаман булганмын инде, кыю булганмын. Әтигә карадым да: “Әти, ачуланма, без сугышка китәргә дип сохари катырдык”, - дидем. “Сугышка ничек китәсез соң?” дип сорагач, “Безнең яннан товар вагоны үтә, шуңа утырып”, - дидек.

Ул вагоннарда дошманның хәрби техникасын да алып кайталар иде. Шунда немецларның гәүдәләре дә күренгәли - кайсысының кулы чыгып тора, кайсысының аягы асылынып тора. Шуңа безнең ачу чыга торган иде. Без шуңа күрә дә сугышка барабыз дип әйтә торган идек. 

-Минем әтигә ул вакытта ипине күбрәк бирә торганнар иде. Әти армиядән бронь белән калган, аны алмадылар. Шушы ипиләрне, әнидән сорый-сорый алып, сарайның түбәсенә калайга куеп киптердек. “Вагонга утырабыз да, сугышка китәбез” дип хыялландык, - дип сөйли Зәкия апа.

“Үзем дә таякка калдым”

Вакыт уза торган, эшләр дә авырайган. Зәкия апалар әбиләргә кар көрәргә, су китерергә, идән юарга барганнар, сырхауханәдә концертлар куйганнар. 

Сырхауханәдә булган бер вакыйга Зәкия апаның хәтеренә аеруча кереп калган. “Һай, җаным, хәтерем хәзер шундый гына инде, үзем дә таякка калдым”, - дип зарланып куя да Зәкия апа, бар нәрсәне дә шулкадәр бөртекләп, тәмле итеп сөйли! Гуя сугыш, авырлыклар турында сөйләми дә диярсең! Хәтере искитәрлек әле аның!

-Әле дә исемдә, проходнойдан чыгып барганда карасам - бер диңгезче басып тора. Яшь кенә бер абый кеше. Мин аңа карадым да, “Абый, сезнең киемгә ТФ дип язылган. Нәрсә соң ул ТФ?” дип сорадым. Ул миңа шул чакта “Бераз үскәч, белерсең әле”, диде. Өйгә кайтуга шул хакта әтидән сорадым, “Тын океан флоты ул, кызым”, диде миңа әтием, - ди Зәкия апа. 

Менә шулай, кызым, бернәрсәне дә жәлләмичә, бернигә дә карамыйча көне-төне спектакльләр, концертлар куеп йөрдек. Сырхауханәгә бармый калган көн юк иде инде, көн саен шунда эшләдек. Мин ул вакытта, әле дә хәтерлим - даруханәгә барып марля алдым. Белмим, блат булганмы икән инде ул ул вакытта, ләкин мин марля алып кайта алдым. Ә марлялар ул вакытта юк иде. Шуларны “Шушыны кисегез әле, яраланган сугышчыларның кулларын бәйләргә бу” дип әйтеп, шәфкать туташларына бирә торган идек. Марляны телемләп кискәләп, яраланганнарны дәвалый торганнар иде, - дип сөйләде Зәкия апа. 



Җәүдәт Фәйзи белән бергә куелган концертлар

Зәкия апа иң беренче эшенә 16 яше тулганда тотынган, ул прокуратурада сәркатип булып эшли башлый. Шунда эшләгән көннәрнең берсендә Зәкия апаны ронога чакырганнар. “Син җырларга һәм биергә бик булдырасың, син Зәкия, кыю кыз, әйдә мәктәпкә пионервожатый булып кил әле”, - дигәннәр. 

Бу хәлләр инде Әтнәдә була. Зәкия апаның әтисен Әгерҗедән Әтнәгә күчергән булганнар. Зәкия апа кайтып, әтисе белән киңәшләшкән дә, ризалашкан. Әмма процесска Әнвәр Губайди (Зәкия апа аның исемен шулай дип хәтерли) исемле прокурор комачаулаган. Ул Зәкия апага “Син китмә әле, син бухгалтер булып эшләргә дә, бүтән эшкә дә бик сәләтле”, - дигән. Шулай итеп Зәкия апа бер ел сәркатип булып эшләгәннән соң, укытырга күченеп киткән. 

Әтнәдә укыткан вакытта Зәкия апаны бөтенсоюз авыл хуҗалыгы үзешчәннәренең сәнгать смотрына алып киткәннәр.

- Авыл хуҗалыгы сәнгатьчеләре сморты булгач, без укытучылар булып бара алмадык, шуңа күрә безне Мәскәүгә колхозда эшләүчеләр итеп җибәрделәр. Кайсыбызны савучы, кайсыбызны сарык караучы итеп... Бер ай шунда биеп йөрдек, 8 укытучы барган идек. Әгерҗедән дә, Яшел Үзәннән дә, Актаныштан да кешеләр бар иде. Композиторлар да бар иде, Ркаил абый баянчы иде, Җәүдәт Фәйзиләр белән бергә концертлар куеп йөрдек. 

Аннан соң әтине тагын күчерделәр һәм без Чепьяга да килеп эләктек. Әле Шәйморзада да торган идек. Менә Чепьяга килгәннән соң, минем чын эш башланды инде. 

Чиркәүдә урнашкан балалар китапханәсе яки зәһәр колхоз председателе

Чепьяга килгәч, иң беренче Түнтәр мәктәбендә укыттым. Ярты ел гына укытырга туры килде, пионерлар бүлеге ачтылар. 1951 елда әтине Кемеровога күчерделәр. Анда Тайга шәһәрендә 1200 бала укыган тимер юл мәктәбендә шактый гына пионервожатый булып эшләдем. 1958 елда кире Чепьяга кайткач, мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән вакытта балалар китапханәсе өчен бүлмә эзләргә керештем. Бүлмәне элеккеге чиркәү өстендә бирделәр. Зурлар китапханәсе дә, балаларныкы да шунда булды. Егерме елга якын эшләгәннән соң мине “Көнкүреш йорты” мөдире итеп куйдылар. Шунда эшләп мин пенсиягә чыктым. 

1953-1958 елларда Балтач районы Камзавод авылында да укытучы булып эшләргә туры килгән иде әле. Курамьял авылында да укытырга туры килде, партия оешмасында урынбасар булып эшләдем, Камзавод авылында эшләгәндә партия оешмасында сәркатип булып тордым. 

Ул вакытта колхоз председателе бик зәһәр кеше иде. 1955 еллар иң авыр еллар иде инде ул. Хайваннарга да ашау юк... 1960 елдан бирле ветераннар советында, соңыннан хатын-кызлар советында эшләдем, - дип уртаклашты Зәкия апа.

“!ай, җаным, әрәм итәсең!”

Зәкия ападан хәтеренә аеруча кереп калган балачак хатирәсен сөйләргә сорадым. Зәкия апа сабый чакта бер кечкенә генә авылда куелган “Киез итек вакыйгасы” дигән спектакльдә булган хәлләрне исенә төшерде.

-Әти миңа да, әнигә дә оек алып кайткан иде. Элек клубларда утын юк иде, ягарга да, утырып карарга да бернәрсә юк. Бүкән ясап, шуның өстенә озынча итеп такта куялар иде. Кешеләр килгәч, шуның өстенә утыра. Салкын булгач, идәннәр җылынмый торган иде. Клубта бит пичкә якмыйлар. Аны инде рәтләп караучысы да юк. Спектакль куйганда мин итегемне салып, оегымны кияргә тиеш идем. Оек киеп, чыгыш ясаган вакытта спектакль караучы бер апа “Һай, җаным, буйыйсың бит инде оегыңны, әрәм була бит инде” дип кычкырып утырды. Мин аңа сәхнәдән “Кайгырмагыз. Әле өйдә тагын берәү, әнинеке бар! Шуны киярмен”, - дип кычкырам икән.



“Начальник кызы кечкенә генә авыл егетенә кияүгә чыккан”

Зәкия апаның тормыш иптәше Әнвәр Зарипов - сугыш ветераны, ул аның белән 1953 елда Борнак авылында укыткан вакытта танышкан. Әйтәм бит, Зәкия апа укытмаган авыл юктыр ул! Зәкия апаның тормыш иптәше ул вакытта военкоматта эшләгән. Очрашып йөргәннән соң Зәкия апа кечкенә генә авылга тормышка чыккан. “Начальник кызы, шулай итеп авылга килде” дип сөйләгәннәр аның турында.


Зәкия Зарипова тормыш иптәше - сугыш ветераны Әнвәр Зарипов белән

“Аякка чабата кияргә өйрәндем”

-Авылда ул вакытта тормыш тагын да авыррак иде. Утын юк. Кыш көннәрендә утынны ат чанасына салып алып кайта идек тә, мунча ягар өчен утынны “чыш-пыш” китереп кисә идек тә, суы агып торганда пич яга идек. 

Ул вакытта еллар бик авыр иде. Тормыш иптәшемнең гаиләсе хайван асрый иде. Мин менә шул чакта аякка чабата кияргә өйрәндем дә инде. Чабата киеп, урманга кача-кача печән чабарга, урларга бара торган идек. Печән чабарга урманга кертми торганнар иде. Мин аңа кадәр урманның кая икәнен дә белми идем әле. Иптәш, күрше хатыннар бара, мин шуларга ияреп барам. Кияүгә барган елда бигрәк тә шулай булды. Менә шулай итеп, 22 яшем тулгач, мин кияүгә бардым. 

Иптәшем бик акыллы, бик яхшы, бик сәләтле кеше иде. Ул бәйли дә белә иде, тегә дә белә иде, искиткеч балта остасы да иде. Бик алтын куллы кеше иде, - ди Зәкия апа.

“Ул сугыш вакытында 10 көнгә якын ач килеш окопта яткан”

Зәкия апаның тормыш иптәше сугыш вакытында 10 көнгә якын ач килеш окопта яткан. Ул Зәкия апага яу кырында күргәннәре турында сөйләгән, Зәкия апа аеруча истә калганнарын миңа да сөйләде.

-Кыш көне машиналар тезелеп ипи алып бара торган булган. Командирлары тормыш иптәшемә һәм башкаларга “Әйдәгез, ничек тә булса шунда барыгыз һәм урлагыз” дип әйтә торган булган. Алар шул ипиләрне алып, кечкенә генә сыныкларга бүлеп ашаганнар. Тормыш иптәшемнең ач килеш сугышканнары, бер-берсен яклаганнары, бер сынык ипине ничә кеше бүлеп ашаганнары турында сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим, - ди Зәкия апа.

Әнвәр Зарипов 1995 елның 16 мартында көчле авырудан соң вафат була. Сугыш беткәнгә 50 ел тулуга, үзенә 70 яшь тулуга бик аз вакыт кала вафат була ул.

Соңгы сүз: Зәкия апа – герой!

Зәкия апаның ике баласы һәм өч оныгы бар. Зәкия апа малаеннан ике оныгының, кызыннан бер оныгының бәхетләрен күреп яши. Кызының малае аның белән тора, дәү әнисенә гел булышып тора. Зәкия апа үзе дә “ого-го”! Аның хәтеренә шаккатасың, төрле эшләрне рәхәтләнеп башкаруына карап гаҗәпләнәсең. Зәкия апа, сәламәт булыгыз! Балтач районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Зәкия апага ярдәм итә. Ул аларга бик рәхмәтле. Гомерен эшкә багышлаган Зәкия апа аяклар йөреп торганда эшләргә, хезмәтнең кадерен белергә, эш булганга Аллаһка мең шөкер әйтеп яшәргә кирәк дип саный.

Зәкия апа, сез - герой! Немецлар тутырылган вагоннарны күреп үскән сугыш баласы! Яшьлекне яраланган солдатларга багышлаган, дүртенче сыйныфта укыганда сугышка китәргә теләгән кечкенә генә кыю кыз!


Зәкия Зарипова авылдашлары белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100