Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тезләре яралыларны йөрергә мәҗбүр иттеләр»: 35 хәрби әсирлектән кайткан – видео

news_top_970_100
«Тезләре яралыларны йөрергә мәҗбүр иттеләр»: 35 хәрби әсирлектән кайткан – видео
Салават Камалетдинов фотосы / архив

Оборона министрлыгы 35 Россия хәрбиенең туган ягына кайту кадрлары белән уртаклашты. Алар Киев белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Украина хәрбиләре белән алмашып кайтарылган. Бу хакта хәрби ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Хәрбиләр 23 ноябрьдә кайтарылган. ТАСС язуынча, әсирлектә аларның гомеренә куркыныч янаган. «Мин анда 2 ай булдым. Безгә мөнәсәбәт төрлечә булды. Бик куркыныч офицерлар да бар иде. Казармаларда йокладык. Иртәнге 6да торабыз, 10:00га кадәр гел урамда булдык, шунда эшләдек. Тезләре яралы кайбер кешеләрне йөрергә, шуышырга мәҗбүр иттеләр. Кешенең тезенә атканнар, ә аңа: «Атла, теләсәң ничек шуыш!»– диләр. Иң мөһиме: без хәзер монда, үзебезнекеләр белән. Бик шат, әлбәттә», – дип сөйләде Россия Кораллы Көчләре хәрбие Анатолий.

Азат ителгән хәрби Игорь сүзләренчә, ул Львов өлкәсендәге лагерьдә әсирлектә булган. «Мине алыштырганнарын әнигә, дусларга шалтыратып әйттем инде. Львов өлкәсендәге лагерьдә булдым. Анда бернинди шартлар да юк. Иртән, көндез, кич ашаттылар. Кайнар су бирәләр, үрдәк кебек шуны йота идек. Ашарга җитмәде. Россия формасын күргәч, бу мәхшәр бетте, дип сөендем. Анда көннәр бик озак үтте. Салкын. Әйбәтләп киенеп тә булмый», – диде Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән хәрби Игорь.

Азат ителгән хәрбиләрне Мәскәүгә Россия Кораллы Көчләренең Хәрби-транспорт авиациясе самолетларында алып кайтканнар. Алар башкалада хәрби ведомствоның медицина оешмаларында дәвалану һәм тернәкләнү узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100