«Тезлән, юкса кыйныйбыз» - Чаллыда укучы малайдан акча талаган үсмерне хөкем иттеләр
Чаллыда «Белята» оешкан җинаятьчел төркеменең актив катнашучысы — 15 яшьлек үсмер малай җинаять эше өчен срок алды. Аны янап акча талаган өчен хөкем иттеләр. Узган елда «Белята» төркеменең лидеры рәшәткә артына киткән иде. Яңа суд процессы турында тулырак «Татар-информ» репортажында.
Шушы көннәрдә Чаллы суды «Белята» оешкан җинаятьчел төркеменең 15 яшьлек катнашучысы Олег исемле малайга хөкем карары чыгарды. Яшүсмерне мәктәп укучысын кыйнауда һәм аңа янауда гаепләделәр. Ә узган ел шәһәр суды «Белята»ның лидеры — 18 яшьлек Олег Дубровинны төрмәгә утырткан иде. Тикшерү раслаганча, берничә ай дәвамында Олег һәм төркемдәге иптәшләре массакүләм сугышуларда катнашкан, яшүсмерләрне кыйнаган һәм алардан акча талаган.
Агентлыкка билгеле булганча, Олег Я. бу төркемгә 2019 елда килгән, аны сыйныфташы җәлеп иткән, ә ул әлеге төркем лидерларының берсе булган. АУЕ* идеологиясе Олегны шулкадәр җәлеп итә ки, ул «беляталар» белән күбрәк вакыт уздыра башлый. Яшүсмерләр атна саен ишегалларында һәм сәүдә үзәкләре янында җыелыша.
«Белята”лар социаль челтәрләрдә нәкъ шундый ук исемдә төркем дә алып баралар. Анда яшүсмерләр урамда йөргәндә төшергән фотоларын, янәсе, шаярып кына сугышканнарын төшергән видеоларны урнаштыра. Чынлыкта исә, яшүсмерләр үзара «вайннар» дип атап йөрткән сугышу видеолары чынбарлык булган.
«Башта миңа гадәти видеороликлар җибәрделәр. Берникадәр вакыттан соң җибәргән видеода төрле малайлар башкаларны кыйный иде. Мин монтажлауны дәвам иттем һәм баш тарта алмый идем, чөнки мине дә шулай кыйнап ташларлар дип курыктым», — дип сөйләде шул видеоларны монтажлаучы укучы.
2019 елда төркемдә чираттагы видеоролик пәйда була. Кадрларда күренгәнчә, ике яшүсмер мәктәп укучысын кыйный, башына һәм гәүдәсенә суга. Малай түзеп тора алмыйча, җиргә егыла, әмма «беляталар» аны кыйнауларын дәвам итә. Берничә минут узгач, укучы бар көчен җыеп җирдән тора һәм үзен җәберләүчеләрдән кача.
Соңрак ачыкланганча, малайны җиденче сыйныфта укучы ике үсмер — Олег Я. һәм Гадел К. кыйнаган. Алар икесе дә бер мәктәптә укыган һәм АУЕ идеологиясе белән кызыксынган.
Ул көнне Гадел һәм бишенче сыйныфта укучы малай арасында низаг килеп чыга. Коридорда яшүсмер укучы янына килә һәм аның прическасының исемен сорый. Әмма малай бу сорауга җавап бирә алмый һәм бу җиденче сыйныф укучысының ачуын чыгара.
«Мин аның һәр соравына да белмим дип җавап бирдем. Өченче сорауда мине тынычлыкта калдыруын сорадым, тавышымны күтәрдем, чөнки Камалов бик үзсүзле иде», — дип сөйләде малай.
Малайның мондый тәртибе яшүсмергә ошамый — дәресләрдән соң ул бишенче сыйныф укучысы белән аңлашырга тели һәм Олегтан ярдәм сорый. Дәресләр беткәннән соң малайны көтеп торып, аның артыннан барырга ниятлиләр. Әмма курыккан укучы бинадан укытучы белән бергә чыга. Алар мәктәп капкасына кадәр бергә бара, ә соңыннан икесе ике якка китә.
Малай үзләренең ишегалдына кергәч тә «Тукта!» дигән тавыш ишетә. Малай янына Олег килә һәм аның белән сөйләшергә теләвен әйтә. Берничә минуттан алар янына Гадел һәм тагын берничә таныш түгел яшүсмер килә. Алар укучыны балалар мәйданчыгына алып китә һәм шунда ук мөнәсәбәтләрен ачыклый башлыйлар.
«Синең өч вариант бар. Беренчесе — миңа 1500 сум бирәсең. Икенчесе — тезләнәсең һәм гафу үтенәсең. Өченчесе — Гадел синең битеңә суга», — дип әйтә Олег.
Югалып калган малай бер сүз дә дәшми, шуннан соң Олег аннан кабат 1,5 мең сум акча таләп итә. Куркынган малай яшүсмерләрдән качып китмәкче була, әмма тегеләре аны туктата һәм юлына аркылы төшә. Шул чагында Олег: «Әйдә, тезлән яки без сине кыйныйбыз», - дип әйтә. Шул вакытта алар янына таныш булмаган егетләр килә һәм бу хәлләрне видеога төшерә башлый. Курыккан бала тезләнә, шуннан соң Гадел аңа 10 секунд шулай торырга куша. Әмма яшүсмерләр сүзләрендә тормый — алар шундук укучы малайга ташлана һәм аны кыйный башлыйлар.
Берничә минуттан соң малай үзен җәберләүчеләрдән котыла һәм үзләре яшәгән подъездга таба чабып китә. Шул ук көнне малайның әнисе полициягә гариза яза һәм булган хәлләр турында сөйли. Бер атнадан соң Чаллының Тикшерү комитеты янап акча талау маддәсе буенча җинаять эше ача.
Ноябрьдә «беляталарның» фатирында берничә мәртәбә тентү була. Хокук сакчылары яшь җинаятьчеләрдә кешеләрне кыйнаулар төшерелгән дистәләгән дисклар, АУЕ язмалары белән дәфтәрләр, арестант символлары тегелгән билгеләр һәм пневматик пистолетлар таба. Олегка яшәгән җиреннән китмәскә кушыла, ә Гаделгә шаһит статусы бирелә.
Сорау алган вакытта Гадел ул көнне энесен яклаганын сөйләгән. Янәсе, алар кыйнаган бишенче сыйныф укучысы малайны кыерсыткан, хәтта бервакыт Гаделнең үзенә дә суккан. Яшүсмер сүзләренчә, нәкъ шушы хәл алар арасында низаг чыгарган. Гадел әйтүенчә, аның «Белята» төркеменә бернинди катнашы да булмаган. «Сходнякларга» йөрмәгән һәм төркем катнашучылары белән бары тик социаль челтәрләрдә генә аралашкан.
Яшүсмернең әнисе дә улының күп вакытны өйдә уздыруын һәм урамда озак йөрмәвен сөйләгән. Шулай да, озакламый Гаделдән бөтен гаепләүләрне алалар.
Иптәшеннән аермалы буларак, Олег «Белята» төркеменә катнашы барлыгын инкяр итмәгән һәм акча талавын тулысынча таныган. Шушы көннәрдә Чаллы суды мәктәп укучысына хөкем карары чыгарды — ул сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.
* Россиядә тыелган экстремистик оешма