Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШта вазгыять куера: Техас штаты президент карарын үтәмәячәген белдерде

news_top_970_100
АКШта вазгыять куера: Техас штаты президент карарын үтәмәячәген белдерде
Техас милли гвардиясе чиктән үтеп кергән мигрантларны тоткарлый

Матбугат чаралары «АКШ гражданнар сугышы алдында», «Ил таралу алдында» дигән башисемнәр белән мәкаләләр чыгара. Бу хакта АКШтагы матбугат чаралары да шундый ук рухта яза: Техас штаты җитәкчеләре АКШтан аерылып чыгарга тели. Техас вице-губернаторы Дэн Патрик президент Джо Байденны «юлдан китәргә» өндәде.

Сәбәп – миграцион кризис. Техас штаты Мексика белән чиктәш, һәм алар тәртипсез рәвештә мигрантлар керүгә каршы.

Штат губернаторы Грег Эббот, АКШка күпсанлы мигрантлар үтеп керү сәбәпле, чиккә чәнечкеле тимерчыбыктан 60 км стена төзеткән иде. Әмма АКШ Югары суды «стенаны җимерергә» дигән карар чыгарды һәм сүтәргә чик сакчыларын җибәрде. Техасның милли гвардиясе федераль чик сакчыларын чиккә җибәрмәячәген белдерде.

Техас губернаторын 25 штат яклап чыкты. Алар фикеренчә, Байден ил чикләрен сакларга теләми. Флорида һәм Вирджиния штатлары Техас губернаторын аеруча нык яклый. Көньяк Дакота исә чиктәге стенаны төзешергә ярдәм итәчәген белдерде.

Техас губернаторы фикеренчә, Байден үзенең вазифаларын үтәми, штатларны үз-үзләрен саклаудан тыя.

Хәзер инде АКШ матбугаты, Техас җитәкчелеге илдән аерылып чыгу мәсьәләсен карый, дип яза. Бу – штатның конституциясендә каралган хокук, һәм ул чыннан да тормышка ашырылырга да мөмкин. Сәяси кризис булу сәбәпле, күп кенә сәясәтчеләр бик «кайнар» чыгышлар да ясый башлады – Техастагы милли гвардия Вашингтонга барырга чыгачак, гражданнар сугышы башланачак, дип тә язалар.

Байден исә Техас җитәкчелегенә «акылга килергә» 24 сәгать вакыт бирде.

АКШның элекке президенты Дональд Трамп һәм губернаторлар Байденны илгә «наркотиклар кертүче, терроризм таратучы» мигрантларны тутыруда гаепли. АКШта мигрантлар проблемасы бик җитди. Былтыр 3 миллион мигрант законсыз рәвештә кергән, дип язалар, былтыр декабрьдә бик тагын да кискенләшкән – 302 мең мигрант кергән. Федераль хакимият исә бу проблема белән махсус шөгыльләнми, дип язалар. Ә инде илгә бер кергән мигрантны кире куып чыгаруы бик кыен. Беренчедән, аларны башта тотарга кирәк, аннары АКШ кануннары нигезендә депортацияләү сорала. Бер судья 4,5 мең мигрант эшен карарга тиеш, дип яза АиФ.

АКШка мигрантлар икътисади, криминаль хәлләр начар булган Латин Америкасы илләреннән агыла. Республика партиясе вәкилләре фикеренчә, Демократлар партиясеннән булган Байден өчен бу файдалы, чөнки сайлауда мигрантлар алар өчен тавыш бирәчәк. Ә Республика партиясе миграцион сәясәтне кырысландыру яклы. Техас прокуроры, АКШ президенты Мексика наркокартельләре белән килешеп эшли, дип тә гаепләгән, әмма монысы «әйтсәм, катырак әйтим» принцибыннан булырга да мөмкин.

Сүз уңаеннан, Техас губернаторы Грег Эббот – мөмкинлекләре чикле кеше, ул креслода хәрәкәт итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100