Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Техас штатында куркыныч янгын, атом-төш коралы җитештерә торган завод та туктап торган

news_top_970_100
Техас штатында куркыныч янгын, атом-төш коралы җитештерә торган завод та туктап торган
Фото һәм видео Телеграм-каналлардан

Америка Кушма Штатларында Техас штатында берьюлы берничә округта табигать янгыннары чыккан. Бу хакта төбәкнең урман хуҗалыгы хезмәте хәбәр итә. Иң көчле янгын Хатчинсонда теркәлгән, дип яза Фонтанка сайты.

Ут куркынычы аркасында атом-төш кораллары җитештерә торган «Pantex» оешмасы эшен туктаткан. Персоналны эвакуацияләгәннәр.

«Pantex» 65 квадрат метр мәйданда һәм Амарилло шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 27 километрда урнашкан. Әлеге предприятие АКШ Энергетика министрлыгына карый.

Техас губернаторы Грег Эббот 60 округта гадәттән тыш хәл режимы керткән.

«Техас штаты җирле партнерларыбызга ярдәм итәргә һәм ватандашларыбызны һәм аларның милкен сакларга кирәк булган барлык ресурсларны кулланырга әзер», – дигән Грег Эббот.

Аның сүзләренчә, югары температура һәм җил аркасында барлыкка килгән эссе һәм коры һава торышы әле тагын берничә көн сакланачак. Мондый шартларда урман янгыннары тагын да масштаблырак һәм куркынычрак булырга мөмкин.

Янгынга каршы көрәшү өчен 95 янгын сүндерүче, авыр техника, бульдозерлар һәм грейдерлар, куркыныч хәлләр идарәсе төркеменең бөтен персоналы, Техас ярдәм системасыннан 95 кеше һәм 25 янгын сүндерү машинасы җәлеп ителгән. Шулай ук эштә илкүләм гвардия һәм башка департаментлар да катнаша.

Соңрак билгеле булганча, Техасның атом-төш коралларын җыю заводы эшен яңадан башлап җибәргән, дип хәбәр итә Коммерсантъ.

«Pantex» заводы гадәти көндезге сменада эшли башлады. Персонал билгеләнгән график буенча эшкә чыгарга тиеш», – дип хәбәр иткәннәр социаль челтәрдә.

«Pantex» заводында атом-төш кораллары сүтеп җыялар, махсус атом-төш материаллары сыныйлар һәм шартлаткыч матдәләр җитештерәләр, – дип яза AFP.

Техаста «гадәттән тыш хәл» режимы кертелгән. Белгечләр 31 янгыннан 25 янгынны контрольгә алган. Аларның иң көчлесе 121 мең гектар җирне яндырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100