Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тест ясыйбызмы?»: Татарстанда пациентлар диспансерлаштыру узганда ВИЧка тест үтә ала

2018 елдан башлап, Татарстан Республикасында планлы диспансерлаштыру узучы пациентларга ВИЧка тест ясау мөмкинлеге бирелә. Ни өчен бу хакта җитәрлек мәгълүмат булмавы һәм аны ничек узарга кирәк икәнлеге турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материалыннан укыгыз.

news_top_970_100
«Тест ясыйбызмы?»: Татарстанда пациентлар диспансерлаштыру узганда ВИЧка тест үтә ала
Владимир Васильев

Ике ел дәвамында Татарстанда планлы диспансерлаштыру узганда ВИЧ-инфекция булуга бушлай тест узу мөмкинлеге булды, ләкин бу хакта бик аз кеше генә белә.

Профилактика кабинеты янында корреспондент пациент Альбина Бакирова белән очрашты. Ханым хастаханәгә диспансерлаштыру үтү өчен килгәнлеген сөйләде. Белгеч аңа кешенең иммунодефицитын ачыклау өчен тест ясарга тәкъдим итүен хәбәр итте ул.

«Диспансерлаштыруны даими рәвештә узам, ни генә дисәң дә, бу иң яхшы профилактика. Минемчә, авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга кирәк, катлаулы формада дәвалау күпкә кыенрак бит. Диспансерлаштыру вакытында миңа ВИЧ-инфекциягә скрининг узарга тәкъдим иттеләр. Актуаль булганга, мин ризалаштым. Миңа калса, һәр кешегә дә үзенең ВИЧ-статусын белергә кирәк», — дип уртаклашты ул.

Тест үтү өчен пациентның яше агымдагы елда диспансерлаштыру үтүчеләрнең яшенә туры килергә тиеш. Соңыннан ике нөсхәдә мәгълүмати ризалык язу һәм ач карынга кан тапшыру сорала. Әгәр дә пациент хастаханәгә иртәдән үк килгән икән, ул канны шул ук көнне тапшыра ала. Ашап килгән булса, анализны икенче көнне дә бирергә мөмкин.

«Өлкәннәрне диспансерлаштырганда хроник йогышлы булмаган авыруларны гына ачыклап калмыйча, ВИЧ-инфекциягә бушлай скрининг узарга да мөмкин», — диде университет клиникасының профилактика бүлеге мөдире Лилия Минһаҗетдинова.

Белгеч сүзләренчә, һәр кеше үзенең ВИЧ-статусы турында белергә тиеш. Чөнки кешедә әлеге вирус булган очракта да бу инфекциянең симптомнары үсми торган яшерен чоры була ала. 

«Диспансерлаштыру узучы барлык татарстанлылар да ВИЧка тест ясатмый»

1987 елдан башлап, Россиядә гражданнар арасында 1,5 млн га якын ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. 2018 елдан башлап, Татарстанда теләге булган һәркем, диспансерлаштыру узганда, ВИЧка скрининг уза ала. Әмма җирле халык әлеге мөмкинлектән ни өчендер кулланырга ашыкмый. Бу хакта СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологы Алсу Тимерханова җиткерде.

«Һәр кеше үзен өстәмә рәвештә ВИЧка да тикшерүләрен сорый ала. Процедура ирекле рәвештә башкарыла, әмма һәр гражданин да әлеге мөмкинлектән хәбәрдар түгел. Хәзерге вакытта, диспансерлаштыру узганда, ВИЧ тестын сирәк тапшыралар», — дип билгеләде ул.

Белгеч сүзләренчә, тестны, нинди тормыш рәвеше алып баруына карамастан, һәр кешегә үтәргә кирәк.

«Хәтта ВИЧ сездә була алмый дип ышансагыз да, тест ясатырга кирәк. Беренчедән, ышанычыгызны тагын бер тапкыр раслый аласыз. Икенчедән, теләсә кайсы нормаль кешенең һәрвакыт бер тамчы шиге калырга тиеш. Өченчедән, әгәр аз гына булса да йоктыру ихтималы булырга мөмкин дигән уй бар икән, һичшиксез, тикшеренергә кирәк», — дип өстәде Тимерханова.

«ВИЧка тикшерү узу — сәламәтлегең турында кайгырту»

ВИЧка тест үтү — ихтыяри процедура. Экспресс-тест үткәрү барышында уңай нәтиҗә алган очракта ялган нәтиҗә булу мөмкинлеге һәм тагын бер тапкыр раслаучы диагностика уздыру кирәклеге турында әйтәләр, дип хәбәр итте Алсу Тимерханова.

«Анализны бер генә тапкыр тапшыру белән чикләнергә ярамый, чирне йоктырудан антитәнчекләр барлыкка килгәнгә кадәр вакыт та бар бит әле. Бу очракта, организмда ВИЧ булган очракта да, анализ тискәре нәтиҗә күрсәтәчәк. Шуңа күрә организмда ВИЧ булуын төгәл билгеләү өчен табиблар тестны берничә тапкыр ясарга киңәш итә — кешенең чирне йоктыру мөмкинлеге узганнан соң 3 һәм 6 ай үткәч», — дип ачыклык кертте СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологы.

Тест уңай нәтиҗә биргән очракта, төгәл нәтиҗә алу өчен СПИД үзәгендә яки яшәү урыны буенча поликлиникада тикшерү узарга кирәк, дип өстәде белгеч. 

«Кешеләр ВИЧка тикшерү узуны әлегә кадәр гадәти булмаган һәм хәтта сәер күренеш дип карый. Танышларыгыз һәм туганнарыгыз, ВИЧка тест узу турындагы планнарыгызны белгәч, сезне «начар» юлда йөри дип уйларга мөмкин. Юкка. ВИЧка тикшерү узу — ул барыннан да элек үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту билгесе», — дип йомгаклады белгеч.

ВИЧ турындагы барлык актуаль һәм дөрес мәгълүмат даими рәвештә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең рәсми сайтында — www.infospid.ru, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең профилактик сайты платформасында — www.yatochnoznayu.ru, шулай ук Instagram @centre_spid_rt социаль челтәрендә урнаштырыла.

ТИСКӘРЕ ЙОГЫНТЫСЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. БЕЛГЕЧ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ СОРАЛА.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100