news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие, теш чистарту уразаны бозамы, дигән сорауга җавап бирде

news_top
Татарстан мөфтие, теш чистарту уразаны бозамы, дигән сорауга җавап бирде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза вакытында тешләрне чистартырга ярыймы-юкмы икәне турында сөйләде. Аның җаваплары «Хозур Тв» каналында һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Telegram-каналларында урнаштырылган.

Бер мөселман мөфтидән, ураза вакытында теш пастасы белән тешләрне чистартырга ярыймы, дип сораган. «Мин аны йотмыйм, ләкин авызымда тәме һәм исе кала», – дип аңлаткан ул.

«Бу – бик куркыныч. Берәр нәрсә йотсаң, ураза бозылырга мөмкин. <...> Мисвакка килгәндә (теш чистарту өчен щеткалар – искәрмә. ТИ), мисвакны су белән аерым чылатырга ярамый. Ягъни [әгәр] ул коры булса, аны ураза вакытында кулланырга була», – дип белдерде Камил хәзрәт.

«Теш пастасы куллану <...> мәкрух булачак, кирәкмәгән гамәл булачак, чөнки монда ялгыш уразаңны бозу куркынычы зур», – дип ассызыклады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар