news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тешләре төшә, бите пешә, авызда зур яра». Уфада үсмер авызында электрон тәмәке шартлаган

news_top

Уфада 14 яшьлек малайның авызында электрон тәмәке шартлаган. Бала җитди имгәнгән. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

Үсмерне ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аңа берничә тапкыр катлаулы операция ясарга туры килгән.

«Пациентның хәле бик авыр иде», – дигән Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин.

«Шартлау вакытында ул күп травма ала, казналыгы бик зур яралана, 7 теше төшә, битендә һәм муенында пешкән урыннар була», – ди министр.

Хирургларның профессиональлеге ярдәмендә фаҗиганең эзләрен төзәтә алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар