news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тешләр сәламәт булсын өчен нинди витаминнар кирәк?

news_top
Тешләр сәламәт булсын өчен нинди витаминнар кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Табиб-терапевт Валерия Алексеева сүзләренчә, тешләр сәламәт булсын өчен, «Д» витамины мөһим роль башкара. Ул тешләр һәм сөякләргә мөһим булган кальций үзләштерелү өчен кирәк. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

«Д» витамины канда кальций микъдарын көйли, аның тукымаларга барып җитүен тәэмин итә.

«А» витамины шулай ук әһәмиятле. Ул тешләрнең эмале өчен «төзелеш материалы» булып тора һәм инфекцияләрдән саклый. Аерым алганда, «А» витамины авыз куышлыгындагы кислотаны нейтральләштерә торган төкерек ясалуны стимуллаштыра, шулай итеп, бактерияләр үрчүне тоткарлый.

Табиб «С» витаминының да әһәмиятле булуын искәртә. Ул көчле антиоксидант булып тора, тешләрнең эмален ирекле радикаллар бозуын булдырмый.

Тешләр өчен мөһим булган матдәләр алмашына «В» төркеме витаминнары да кирәк. «В9» витамины (фолий кислотасы) күзәнәкләр бүленешендә катнаша, бу – тукымалар регенерациясе өчен кирәк. «В12» витамины кызыл кан күзәнәкләре ясалуны стимуллаштыра, алар тукымаларга, шул исәптән тешләргә дә, кислород китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар