Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тешсез әби кыйссасы яки ботак тишеген нәрсә белән каплыйсы?

Көрәш буенча дөнья чемпионатының нәрсәсе җәл булды? Татар дөньясындагы ботак тишекләрен нишләтергә? Пенсия яше арттырмыйча гына булмый идеме? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының шеф-мөхәррире Алсу Исмәгыйлева атналык күзәтү ясый.

news_top_970_100
Тешсез әби кыйссасы яки ботак тишеген нәрсә белән каплыйсы?

Пенсия яшен арттыру - тумаган балалар кайтавазы

Пенсия яше артачак, дигән хәбәр ирешүгә, элекке бер хезмәттәшем искә төште. Матур гына апа иде үзе, әмма алдагы ике теше юк иде. Апа елмайган саен, авызында ике кара тишек ыржая иде. “Зөлфия апай, теш куйдыр инде, болай ярамый бит инде!” - дигән сүзгә апаның җавабы әзер иде: “Пинсәгә чыккач бисплат куйдырам, бер елым калды, боерган булса. Хәзер куйдырырга акчам юк”.

Ярый ул апа пенсиягә чыгарга өлгерде, теләгенә иреште - авызы тулы тип-тигез, сыйфатсыз бисплат теш. Ә менә хәзер нишләр иде? Озакламый пенсиягә чыгам да, теш куйдырам дип йөргән җиреннән, аяз көнне яшен суккандай: ах, тешсез килеш тагын бер түгел, ике, өч ел йөрисе! Котычкыч!

“Пенсия” дигән пункт күп кешенең планына кергән ул. Мәсәлән, минем планда ул 25 яшемдә барлыкка килде - әнинең пенсиягә чыгып, минем баланы карый башлавын көттем, чөнки ул пенсиягә китмәсә, мин эшкә чыга алмас идем.

Менә хәзер планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк. Пенсия яше күпкә артачак. Хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтән, ир-атлар 65тән чыга башлаячак. Шулай итеп, озак еллар дәвам иткән фаразлар чынга ашып куйды. Пенсия яшенең артачагын безгә 14 июнь көнне премьер Дмитрий Медведев игълан итте.

Бу реформа 2019 елда тормышка ашырыла башлаячак һәм әкренләп гамәлгә керәчәк. Мәсәлән, 2020 елда 1959 елгы ир-атлар 61 яшьтә, 1964 елгы хатын-кызлар 56да пенсиягә чыгачак. 2022 елда 1960 елгы ир-атлар 62 яшьтә, 1965 елгы хатын-кызлар 57 яшьтә чыгачак. Реформа чоры тәмамлануга, 2034 елдан, кешеләр пенсиягә 63 һәм 65 яшьтә китә башлаячаклар. Инде үзегезнең кайчан пенсиягә китәсегезне исәпләп чыгарыгыз. Мәсәлән, миңа пенсия яшен тулысынча тутырырга туры киләчәк. Насыйп булса, 63 яшькә кадәр эшкә йөрермен. Эш булыр дип берәү дә вәгъдә итми үзе.

Хәзерге пенсионерлар өчен берни дә үзгәрми, диде Медведев. Реформа аркасында аларның пенсияләре елына якынча 1000 сумга артачагы мәгълүм. Россия пенсионерлары елдан-ел байый диярлеге булачак, димәк.

2005 елда Россия Президенты Путин үзе президент булган вакытта пенсия яшен арттырмаячагын вәгъдә иткән иде. Әлбәттә, бүгенге вазгыятьтә журналистлар аның бу сүзләрен искә төшерде. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков ул вәгъдәнең инде искергәнен искәртте: “Хәзер вазгыять нык үзгәрде - демография ягыннан да, икътисади үсеш ягыннан да, гомер озынлыгы күрсәткечләрен арттыру ягыннан да”, - диде ул. Һәм гомумән, бу мәсьәлә белән Путин түгел, министрлар кабинеты шөгыльләнә, диде Песков.

Вәзгыять үзгәрде, әмма бу көнгә вәзгыятьнең үзгәрәчәге 2005 елда инде билгеле иде, чөнки 90нчы елларда туучылар санының аз булуы инде мәгълүм иде.

Бүгенге пенсия реформасы - 90нчы еллардагы демографик вазгыят кайтавазы.


90нчыларда туучылар бүген инде эшлиләр, алар аз булганлыктан, эшләүчеләр дә аз, ә пенсионерлар саны арта. Пенсия түләргә акча юк. РФ Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы саннарына караганда, соңгы 11 елда Россиядә пенсионерлар саны 7 миллион кешегә арткан. Демографиянең шулай буласын белгәнгә, 2001 елда ук пенсияне өлешләп бүлү (распределительная) системасыннан “өлешләп бүлү - туплау” (распределительно-накопительная) системасына күчәргә карар кылынды. 2004 елда бу системаны үзгәртеп, 1957-1966 елгы гражданнарны туплау системасыннан чыгардылар. Аннары туплау күләмен киметтеләр. Аннары аны “катырдылар”. Аннары кешеләрнең тупланган ул акчаларын бюджетка күчерделәр. Менә хәзер пенсия яшен арттырырга карар кылынды.

Ә 2005 елда биргән вәгъдә - чатнаган савыттан еллар буе аш чөмерү кебек. Син көннәрдән бер көнне савытның шартлап сынасын беләсең, әмма аны алыштырмыйча сузасың да сузасың. Нәрсә хакына сузганың дә билгесез. 

Әле бу реформаларга нокта куярга иртә дип уйлыйм. Игътибар итсәгез, соңгы арада “гомер озынлыгы күрсәткечләрен арттыру” дигән төшенчә еш ишетелә. Медведев: “Россиядә кеше гомеренең уртача күрсәткече 73кә җитте, һәм аның 80гә җиткерү өчен бөтен шартлар да бар”, - диде. Путин үз инаугурациясе вакытында гомер озынлыгы күрсәткечләрен 78гә җиткерергә дигән бурыч куйды. “Гомер озынлыгы күрсәткечләре” артсын гына әле, артыннан ук тагын берәр реформа килеп кермәсме. 

Көрәш буенча дөнья чемпионаты күләгә генә булырга лаекмы?

Әйдәгез, табышмак сезгә. Татарстан бу көннәрдә дөньяның ике чемпионатын кабул итте. Берсе футбол буенча, икенчесе нәрсә?

Кичә Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узганын белмисез икән, димәк, беренчедән, журналистлар начар эшләгән һәм хәбәрне сезгә китереп җиткермәгәннәр. Икенчедән, димәк, журналистларның шикләнүләре дөрес булып чыккан - сездә көрәш буенча чемпионат кайгысы юк, сез футбол карыйсыз я туган авылыгызга сабан туена кайтып киткәнсез.

16нчы июньдә Сабаның Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак дигән сүзне ишетүгә, “ник аны Казанда дөнья чемпионаты узган көннәргә һәм авылларда сабан туе белән бер көнне билгеләделәр икән?” дигән сорау бер миндә генә булмаган икән. “Татар-информ”да Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов белән узган матбугат конференциясендә һәр журналистның шушы сорауга җавап көтүе ачыкланды.

Баксаң, көрәш чемпионатының футбол чемпионатына туры килүе махсус оештырылган икән. Җәүдәт Миңнәхмәтов аңлатканча, Казанга футбол матчларын карарга дип җыелган чит ил кунаклары һәм журналистлар Миңгәргә барып, татар халкының күркәм гореф-гадәтен күреп китсәләр әйбәт бит инде! Күрүчеләр чыннан да булган, Миңгәр Сабан туенда ФИФА тарафыннан аккредитацияләнгән чит ил (Аргентина, Австралия, Бөекбритания, Испания, Һиндстан, Колумбия, Германия, Франция, Япония һ.б.) журналистларны да килгән. Чит илләренә кайткач, безнең сабан туе һәм, аерым алганда, көрәш турында да язарлар дип ышанам.

Тик менә нәрсә күңелне кыра - татарча көрәш ярышы аерым вакыйга булырлык дәрәҗәгә ия түгел микәнни? Көрәш - мәдәният белән спорт чигендәге традициябез, татар халкының горурлыгы, мәдәни милке дияргә була. Көрәш ярышларын аерым бер көнне, башка вакыйгалар белән бутамыйча, атнаның төп вакыйгасы булырлык итеп оештыру дөресрәк булмас иде микән? Бер дә күләгәдә калдырасы килми бит көрәшне. Һәм, минемчә, иң элек ул татар халкына бәйрәм буларак оештырылырга тиеш иде. Вакыйгалар күп булган вакытка туры китереп, чит илләр дә күрсен дип, үзебез дә карамыйча калдык.

Әбинең, кунакларга дип саклап, безгә ашатмаган кура җиләге кайнатмасы искә төште. Кунаклар килмәсә, ул кайнатма шулай киләсе җәйгә кадәр кала иде дә, свежий җиләк пешкәндә генә әби шуны өстәлгә, безгә дип куя иде. Яңа өзелгәне булганда, кайнатканын кемнең ашыйсы килсен инде.

Бигрәк җәл булды. 16 июньгә кем кайда ашыкты. Татар халкының күпчелеге авылларына сабан туйларга кайтып китте. Кемдер Казанда футбол чемпионаты фан-зонасындагы чараларда катнашты. Кемдер Миңгәргә барды. Халыкның сайлау мөмкинлеге бар иде. Шуңа көрәш буенча дөнья чемпионатына баручылар без теләгәннән азрак булды дип уйлыйм. Киләчәктә көрәшнең дөньякүләм дәрәҗәдәге турнирын Татарстан башкаласы үзәгендә, югары статуска ия зур чара итеп күрәсе килә.

Көрәш буенча дөнья чемпионатының бар категорияләрендә дә Россия җыелмасы егетләре җиңде. Абсолют батыр да - үзебезнең егет!



Татар дөньясындагы ботак тишеге

“Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең ботак тишеге” дигән мәкальне татар мәдәни дөньясында хәлиткеч карарлар кабул итүчеләрнең шигаренә әйләндерергә кирәк. Нинди дә булса карар кабул итәр алдыннан, “туктале, ботак тишегем аяк чалмый микән” дип уйларга тиеш алар.

Шулай итмәсәләр, талантларны республикадан читкә җибәрү дәвам итәчәк. Татарстанда исәпкә дә алынмаган, аптыраганнан читкә сугылып караган һәм шунда үскән, дөньяга чыккач кына Татарстанда да кабул ителгән талантлы татарларны күргәч, терсәкне ерак икәнен искә төшерәсең дә, шул терсәк белән маңгай тишегенә кундырасы килә башлый.

Нурбәк Батулланың “Әлиф” спектаклен республикада тиешле дәрәҗәдә бәяләмәделәр, аның каруы ул әнә, Россиянең иң абруйлы премиясен - “Алтын битлек”не алды дип уфтанып бетерергә өлгермәдек, күз алдына тагын бер мисал килеп басты. Айдар Шәрипов исемле Казан егете Канн кинофестивален яулап алды. Айдар - халыкара дәрәҗәгә ия бу фестивальне “алган” беренче татар егете. Ул төп конкурста катнашкан «Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы. Төп конкурска фильмнарның җитди сынау узып сайлануын исәпкә алсак, Айдар бик яхшы оператор булып чыга.

Тик эх! Аның талантын һәм осталыгын беренче булып Татарстанда түгел, Мәскәүдә күргәннәр. Егет Татарстанда көч сынап карамаган түгел, тырышкан. Башта аны Казан дәүләт мәдәният институтына “бюджет”ка алмаганнар, егет түләп укыган. Ә соңыннан Айдарны “Тапшырылмаган хатлар” фильмын төшерү төркеменнән куып ук диярлек чыгарганнар. “Продюсерга минем эшем ошамады: “Артык күп кысыласың”, диде. Анда катнашмавыма мин бик шат. Мин ул командага килешмәдем”, - дип сөйләде Айдар “Татар-информ”га биргән интервьюсында.

Шуннан соң хәлләр мәгълүм сценарий буенча барган. Егет, Татарстанда үзен кирәксез тоеп, Мәскәүгә китеп барган. Һәм менә нәтиҗәсе - Канн фестивалендә татар егете, ләкин аны Татарстан вәкиле дип әйтеп булмый, чөнки аны Татарстан үстермәгән.

Сүз уңаеннан, Айдар Шәриповның Канндагы уңышын Татарстанның мәдәният түрәләре генә түгел, журналистлар да күрмәде. Әллә күрергә теләмәделәр. Айдарны соңарып кына котлаган бердәнбер журналист - “Татар-информ”нан Рузилә Мөхәммәтова. “Фестивальдән кайттым. Бер атна узды, ике атна... берни дә юк. Татарстаннан котлаучы да булмады. Мәскәүдән һәм бөтен дөньядан танышларым котлады. Татарстаннан – юк. Ә мин үземне татар мәдәниятенең бер өлеше дип саныйм”, - дип аптырый егет.



Егет, әлбәттә, Татарстанга кайтырга җыенмый. “Татарстан иҗат кешесен үтерә”, - ди ул. Мәдәният өлкәсендә карарлар кабул итүчеләр, шушы сүзләрне күтәреп йөрегез инде хәзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100