Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тешне агарта торган пасталар зыянлымы?

Тешне агарта торган хәзерге пасталар тешнең эмаленә начар тәэсир итә.

news_top_970_100
Тешне агарта торган пасталар зыянлымы?
pixabay.com/ru

Агарту эффекты тешнең каты тукымаларына (эмаленә) химик тәэсир аркасында барлыкка килә. Ягъни, пастадагы актив химик матдәләр эмаль өслек белән реакциягә керә. Ләкин тешләрнең эмале өстендә кунык булуын да онытырга ярамый, ул да саргылт төстә була. Куныкны механик ысул, щетка һәм пастадагы абразив кисәкчекләр ярдәмендә генә бетереп була. Бу хакта «Вести. Медицина» сайты яза.

Агарта торган паста составында химик һәм абразив актив компонентлары булырга тиеш.

Мондый паста сайлау өчен RDA яки абразивлык коэффициентына игътибар итәргә кирәк, ул пастаның кабында күрсәтелгән була. Әгәр пастаны даими кулланасы икән, RDA 80нән артмаска тиеш.

Тешләр нык сары булганда югарырак коэффициентлы теш пасталарын атнага 1-3 мәртәбә кулланырга кирәк. Мондый пасталар тештәге йомшак куныкны бетерергә сәләтле. Мондый пасталарны гадәти яки RDA 75тән артмаган агарта торган теш пасталары белән бергә кулланырга була.

Шулай ук теш щеткасы да мөһим. Бигрәк тә щетка кылының катылыгы һәм аның белән теш рәтенең билгеле бер өлешен күпме вакыт чистарту да әһәмиятле. Гадәттә, без тешнең бер җирен озаграк ышкыйбыз, ә кайбер өлешләренә паста белән щетка тиеп кенә үтә.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, гадәти щетка белән чистарту 20-30 секунд, электр щеткасы белән 35-40, ә ультратавышлы щетка белән 50 секунд дәвам итә.

Әле тагын туклану рационы, тәмәке тарту, чәй, кофе эчү дә тәэсир итә.

Шушы әйберләр күбрәк булган саен, теш пастасындагы компонентлар да агрессив булырга тиеш. Әмма алтын урталыкны да онытырга ярамый. Тешне озак яки бик көчәнеп чистартканда эмальгә механик зыян килә һәм бу тагын да тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Теш пастасының эффекты аның ничә сум торуына бәйле түгел. Без барыбыз да индивидуаль, димәк, һәркем төрлесен кулланып карап һәм нәтиҗәсен күзәтеп үзенә туры килгәнне сайлый.

Тешне паста белән бер минуттан да озаграк чистартырга кирәкми.

Шулай да, тешләрне тулысынча стоматолог кына агарта ала. Ә агарта торган теш пасталары көн дәвамында теш өслегендә тупланган пычракны бетерергә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100