Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тешләрне еш чистарту кариес китереп чыгара?

Аклык - теш сәламәтлеге күрсәткече түгел.

news_top_970_100
Тешләрне еш чистарту кариес китереп чыгара?
pixabay.com/ru

Кариес белән бәйле бик күп төрле фаразлар бар. Стоматолог Луиза Автандилян теш авыруына бәйле мифларны атады. Табиб фикере «РИА Новости» сайтында язылган.

Стоматолог сүзләренә караганда, тешләрне еш чистарту кариес булдырмый дигән фикер дөрес түгел. «Бу — зур ялгышлык. Тешләрне тәүлегенә ике-өч тапкыр чистартырга кирәк. Ешрак чистарткан очракта зыян килергә мөмкин. Ул кариес килеп чыгу куркынычын арттыра», — дип сөйли белгеч.

Сагыз кариестан саклый, дигән фикер шулай ук дөрес түгел. Стоматолог сагызда еш кына шикәр комы булуын әйтә. Ул сагызны автомат рәвештә авыз куышлыгы гигиенасы өчен кулланылган чарадан төшереп калдыра. «Икенчедән, сагызны озак вакыт чәйнәү селәгәй бизләре белән проблема тудырырга мөмкин, ә бу кариестан кала ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерәчәк», — дип кисәтә табиб.

Кариес баллы ризык яратучыларда гына була, дигән фикер дә дөрес түгел. «Кариес китереп чыгара торган ризык юк, ул тешләрне дөрес карамаудан тора. Туңдырма яки салат ашау мөһим түгел. Авыз куышлыгы гигиенасын катгый күзәтергә кирәк. Йоклар алдыннан ирригатор һәм теш җебе белән файдаланырга кирәк», — дип сөйләде табиб.

Автандилян кариесның тешләрдәге кара таплар рәвешендә генә булуны миф, ди. «Әйтик, башлангыч стадиядә авыру авырту һәм уңайсызлык тудырмый, ак таплар рәвешендә күренә. Аклык теш сәламәтлеге күрсәткече түгел», — дип аңлатты стоматолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100