news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тешләр авырту һәм яман шеш чире арасында нинди бәйләнеш бар?

Теш казналыгы канау, ялкынсынудан, авыртудан интеккән, селкенә торган тешләре булган кешеләрдә онкология авырулары ихтималы арта.

news_top
Тешләр авырту һәм яман шеш чире арасында нинди бәйләнеш бар?
Владимир Васильев

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников тешләр һәм авыз куышлыгы сәламәтлеге турында кайгыртырга чакыра. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, пародонтит, тешләр, казналык авырулары булган чакта авыз куышлыгында яши һәм актив рәвештә үрчи торган бактерияләр белән яман шеш авырулары арасында бәйләнеш бар. Аерым алганда, бу фактор ашказаны асты бизе яман шеше килеп чыгу куркынычын арттыра.

«Даими рәвештә теш казналыгы канау, ялкынсынудан, авыртудан интеккән, селкенә торган тешләре булган кешеләргә онкология авырулары, инфаркт һәм инсульт ныграк яный», — дигән табиб.

Мясников сүзләренчә, авыз куышлыгын тәрбияләгәндә, кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган «мөһим төенгә» хезмәт күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар