Мәскәүдә теш табибында дәваланганнан соң 14 яшьлек малай үлгән, дип яза РИА Новости Россия Тикшерү комитетына сылтама белән.
Фаҗига узган пәнҗешәмбе булган. Тикшерү комитетында баланың стационарда дәвалануын әйткәннәр.
Вакыйганың ничек булганы билгеле түгел. "Комсомольская правда" газетасы баланың психик авырудан интегүе турында яза. "Ул инвалид булган. Тешен гомуми наркоз белән дәвалаганнар", - дип язган газета.
Тикшерү комитеты вакыйганың ничек булганын ачыклый.