news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тешегезне дөрес чистартасызмы?

Табиб теш чистарту кагыйдәләре белән таныштырды.

news_top
Тешегезне дөрес чистартасызмы?

Австралия стоматологы Элизабет Милфорд теш чистарту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук теш чистартканда ясый торган төп хаталарны атады. Бу хакта Daily Mail басмасына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Белгеч теш чистартканнан соң ук авызны су белән чайкауны дөрес түгел дип саный. Бу теш пастасының ныгыту үзлеген шактый киметә икән.

Ул шулай ук гигиена процедурасының ачы ризык яки эчемлекләр кулланганнан соң тыелуын әйтә. Бу очракта тешләргә зыян килергә мөмкин.

Табиб әйтүенчә, күпләр тешләрен артык тиз яки артык тырышып чистарта икән. Милфорд әлеге процедурага якынча ике минут җитүен белдерде.

Стоматолог шулай ук йомшак теш щеткасын кулланырга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар