Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теше сызлаган ир-ат табибны алтын кинжал белән кадап үтергән

Теше сызлаган ир-ат табибны алтын кинжал белән кадап үтергән

news_top_970_100
Теше сызлаган ир-ат табибны алтын кинжал белән кадап үтергән
Дагыстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Дербент шәһәрендә стоматологны үтергән кешене тоткарлаган. Ул табибны кинжал белән кадап үтергән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

2 октябрьдә Ленин урамында бер мәет табыла. Ул 35 яшьлек ир-ат булып чыга, биредә стоматолог булып эшли. Мәет янында канга буялган алтын кинжал табыла. Ул сувенир булган. Соңрак ачыкланганча, иртәнге алтыда мәрхүмнең өенә таныш булмаган бер ир-ат килә. Ул теше сызлаудан зарлана. Табибның туганнары бу ир-атка иртәнге сигезгә кадәр түзеп торырга киңәш итә, шул чакта авыруларны кабул итә башлыйлар. Ләкин теше сызлаган ир-ат тиз арада табиб чакыруны таләп итә. Туганнары стоматологның үзен уята. Ул ярдәм итәргә дип чыга һәм аны таныш булмаган ир-ат үтерә. 



"Иртәнге җиденче яртылар тирәсендә мин бер адрес буенча киттем. Анда минем хатынымны куркыталар иде. Димәк, минем гаиләмә янадылар. Мин килдем, болай эшләргә ярамаганын аңлаттым. Минем кисәтүне кабул итмәделәр. Дөресен генә әйткәндә, үтерәсем дә килмәде. Кисәтәсе килгән иде. Куркытам да, китәм дип уйладым. Мин аның имгәнгәнен аңламадым да. Пычак кададым. Ул иелде, мин аның янына гына яралыйсы идем. Шуннан соң киттем", - дип сөйли үтерүдә шикләнелүче ир-ат.

Тикшерү комитеты "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100