Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теше сызлаган өч яшьлек балада коронавирус булган дигән хәбәр кире кагылды

12 майда хастаханәгә яткан бала 16 майга каршы төндә үлә.

news_top_970_100
Теше сызлаган өч яшьлек балада коронавирус булган дигән хәбәр кире кагылды
https://pixabay.com/

Мәскәүнең Морозов хастаханәсендә операциядән соң бала үлә. «Московский комсомолец» сайты өч яшьлек баланың коронавируска тесты уңай нәтиҗә күрсәткән дип хәбәр итте.

Бала шимбәгә каршы төндә үлә. «Баланы 12 майда хастаханәгә салалар. Ул әбисе белән ята. Башта малайның тешләре сызлый. Табиблар „периостит“ (теш казналыгы ялкынсыну) диагнозы куя. Морозов хастаханәсендәге баланың сәламәтлеге кисәк начарлана. Нәни пациентны коткарып кала алмыйлар. COVID-19 тесты уңай нәтиҗә күрсәтте», диелә хәбәрдә.

Башта баланың үлеменең төгәл сәбәбе һәм рәсми белешмәләр дә юк иде.

Соңрак Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты әлеге очрак турында рәсми аңлатма бирде. Бала соңгы ике атнада теше сызлап авырый, ләкин әти-әнисе табибларга мөрәҗәгать итми. 12 майда баланы хастаханәгә салалар. Биредә аңа экстрен операция ясыйлар. Аннары баланы хәле яхшыра. Ләкин өч сәгатьтән соң баланың хәле кисәк кенә начарлана һәм ул вафат була.

Балага 15 майда ясалган коронавируска тест тискәре нәтиҗә бирә, анда инфекция һәм пневмония билгеләре булмый, Сабый үлеменең төгәл сәбәбе мәетне ярганнан һәм махсус тетстлар ясаганнан соң билгеле булачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100