Теш табибы ярдәмчесе наркоз белән йокыга киткән пациентларның алтын әйберләрен урлаган
Теш табибы ярдәмчесе наркоз белән йокыга киткән пациентларның алтын әйберләрен урлаган
Нью-Йоркта теш табибы ярдәмчесен кулга алганнар, ул наркозда булган пациентларның алтын әйберләрен урлауда шикләнелә, дип яза Лента.ру.
38 яшьлек хатын-кыз гыйнвар ахырында теш дәвалау клиникасына эшкә урнаша. Шуннан соң клиника пациентларының алтын эшләнмәләре югала башлый. Ике очрак турында полициягә хәбәр ителә. Пациентлар алтыннарын ничек югалтуларын сизми калулары турында әйтә.
Югалган алтыннар җирле ломбардларда табыла. 8 февраль көнне табиб ярдәмчесен кулга алалар, ул зур күләмдә байлык урлау һәм аны саклауда гаепләнә. Кулга алынган хатын-кызны клиникадагы эшеннән куганнар. Ул бары ике атна эшләп өлгергән.