Теш табибы: «Әби-бабайга түләтмәгән акчаны бай пациентлардан алам»
Иң яхшы тыңлаучы — теш табибы канәфиендә авызын ачып утырган пациент.
Өч ел элек өч клиникада булып, минем катлаулы тешләремне ясарга бер клиниканың мөдире генә алынган иде. Ул вакытта тешләрне ярты елдан артык рәткә китердек. Шул вакытта мин ул табибның бөтен гаиләсе, проблемалары, шатлыклары, куанычлары, хәтта хатынының энесенең хатыны белән булган борчулы хәл турында да белдем.
«Әлегә авызыңны ябып тор», — ди дә, сөйли дә сөйли иде ул. Ә мин теш куйдыруның бәясе арзан булмаганын чамалыйм бит инде. «Күпмегә төшәр икән, планлаштырып торырга иде, алайса яңа гына фатир алдык, ремонт бара», — дип әйтеп куйдым.
«Алай икән, борчылма, синнән артыгын алмыйм. Мин хәтта әби-бабайлардан бөтенләй акча алмыйча да эшләп чыгарам, аларның пенсиясе аз бит, калтыраган куллары белән сузган акчаны ала алмыйм. Аларның рәхмәте белән күбрәк тә эшлим әле мин. Әби-бабайга түләтмәгән акчаны бай пациентлардан алып калам», — дип сөйләгән иде ул. Чыннан да, ул сүзендә торды, мин уйлаган суммадан азрак акча алды.
Бу табибның эчен бушатыр кешесе юк бугай, аннары синең якыннарыңны белмәгән кешегә эчеңне бушату җиңелрәк бит, ахырдан «ишеттерә күрмә инде», дип әйтеп куясы юк.
Менә өч елдан соң янә теш проблемасы килеп чыкты да, аңа: «Бүген мине кабул итә аласызмы?» — дип язып җибәрдем. Ул үзенең без яши торган районда эшләмәвен, яңа эш урынының адресын һәм вакытны язып җибәрде. Ә мин никтер пәнҗешәмбе чакырды дип истә калдырганмын. Чәршәмбе нинди адрес әле дип телефонны ачып карасам, сишәмбе чакырган булган икән.
Гафу үтенеп, башка көнне билгеләвен сорыйм. Барлык клиника мөдире дә алай хәлгә керми инде. Үзең гаепле, көт берәр атна дияргә дә күп сорамыйлар. Килеп утырдым канәфигә, авызны ачуга: «Әйе, хәтерлим бу тешләрне», — диде елмаеп. Тешләрне карады, нәрсәләрдер майтарды, әлегә авызыңны яп, көтәбез бераз, ди. Үзе өч еллык яңалыкларын сөйләргә тотынды.
Февральдә биш табиб 150 меңгә бина арендалап эшли башлаганнар. Мартта коронавирус сәбәпле, аларның клиникасын япканнар. Майда эшләргә дип килгәч, аренданы 350 мең сум дигәннәр. Янә ябылырга туры килгән. Ул эшсез калган. Ярый хатыны өйдән эшләгән, аңа банк яхшы түләгән. Ипотека түләргә әниләреннән акча алып торырга туры килгән. Шулвакыт балалар поликлиникасына теш хирургы итеп чакырганнар, 40-50 мең хезмәт хакы булса да ризалашкан. Бер бүлмәгә җыелып, унар кеше чәй эчә торган булганнар. Шул кешеләр арасыннан коронавирус белән сигез кеше хастаханәгә яткан. «Ике кеше генә авырмыйча калдык, бәлки җиңелчә кичергәнбездер.
Дөресен әйткәндә, коронавирус артка утыртты. Әмма мин коронавируска рәхмәтле, акча кадерен белергә өйрәтте. Элек шундый гадәт бар иде, күз төшкән әйберне кирәге чыгамы-юкмы сатып ала идек. Хәзер аңладым акчаны белеп тотарга, запас белән яшәргә кирәк икәнен», — диде ул.
Фатир һәм машина бәяләре артуы, хатынының гел кыйммәтле машинага кызыгуы, аның тагын миллионга кредитка керәсе килмәве, 60 яшьлек әнисенең әҗәткә акча алып хыялындагы зур аш-су бүлмәсе булган фатир сатып алуы, әлегә ремонт ясарга акча булмавы, элекке фатирны 5 миллион сумга сатып булса иде дип кайгыруы, әнисенә шәһәр читендә отышлы бәядән йорт тәкъдим итүе, ә аның «мин сиңа нинди начарлык эшләдем, авылдан килгән әниеңне тагын авылга кайтармакчы буласың» дип үпкәләве, сәламәтлеге буенча бераз кимчелеге булган кызын гадәти мәктәпкә бирәсе килүе, танышлар арасында үз канаты астына алырдай укытучы эзләве, шундый укытучы табылса, шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөртергә әзер булуы, кызларының укып китүенә ышангач кына өченче бала алып кайту турында уйлаулары, Апасның бер авылында әбиләренең йорты булуы, ялларда анда кайтырга яратуы, ә хатынының авылны яратмавы, приемга килгән бер кешене дә калдырмыйча кабул итүен һ.б. бик күп нәрсәләр турында сөйләде ул… Менә хатынының энесенең хатыны турында гына берни әйтмәде, мин сорарга кыенсындым…
Минем авыз ябык яки ул анда тимерләре белән тешләрдә казына, күбрәк күз белән генә килешкәнемне белдерәм. Аның балалар поликлиникасында вакытлыча теш хирургы булып эшләп алуын истә тотып, «Бу клиникада балаларның тешен аласызмы? Ничә сум?» — дип сорый алдым, малайның алдырасы тешләрен уйлап.
«Сөт тешләре бит инде ул, бушка гына алырмын, ял көнне алып килерсез», — дип шаккаттырды. Сез берәр теш табибының бушка нәрсәдер эшләгәнен күргәнегез бармы ул? Мөгаен, моң-зарларын яхшылап тыңлап утырганмындыр инде…