Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш пастасы, косметика салынган тюбиктагы төсле полосалар нәрсә аңлата?

Теш пастасы савытында яшел, кызыл, зәңгәр, кара төсле полоскаларга һәркемнең игътибар иткәне бардыр.

news_top_970_100
Теш пастасы, косметика салынган тюбиктагы төсле полосалар нәрсә аңлата?

Тюбикларның тегелгән урынында төсле полоскалар бар. Алар турында аңлатма киңәшләр сайтында язылган.

Кызыл, кара, зәңгәр, яшел тамгалар косметика яки теш пастасы составында нинди матдәләр булуын күрсәтә дигән мәгълүмат бар. Имеш, кара яки кызыл полоса продуктта зарарлы матдәләр булуын күрсәтә, яшел полоса исә экологик яктан яхшы булуын аңлата. 

Таможня берлеге илләренә кергән илләр (Россия дә Таможня берлеге илләренә керә) территориясендә косметика продукциясен маркировкалауны көйли торган документларга карасаң, мондый полоскалар турында бернинди дә мәгълүмат юк икән. Россия дә Таможня берлеге илләренә керә. Шуңа күрә, әлеге тамгалар зарарлы матдәләрне күрсәтә дип тәгаен генә әйтеп булмый.

Мөгаен, бу тамгаларның мәгънәсе бик гадидер. Чынлыкта төсле тамгалар — производстводагы махсус үлчәм билгеләре, продукт конвейердан төшкәч тә, полоска бетми. Төсле тамгалар производствода эшли торган робот дөрес гамәлләр башкарсын өчен кирәк. Ул билгеле бер тюбикны шул тамгага карап аерып ала.

Тамга аермачык күренеп торсын өчен, ул тюбикның тышының төсеннән яхшы аерылып торырга тиеш. Ак тюбикка кара тамга салуның төп сәбәбе шушы. Әлеге билгеләрнең бернинди мәгънәсе дә юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100