Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш пастасы белән коронавирусны үтереп буламы?

Галим сүзләренчә, «цетилпиридиний хлориды SARS-CoV-2 вирусының липид тышчасын эретә һәм аны үтерә».

news_top_970_100
Теш пастасы белән коронавирусны үтереп буламы?
https://pixabay.com

Составына цинк яки аккургаш кергән теш пасталары ике минут эчендә коронавирусны 99,9 процентка нейтральләштерә ала. АКШ галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда Британиянең British Dental Journal журналына сылтама белән НТВ хәбәр итте.

Составына цетилпиридиний хлориды кергән авыз чайкый торган сыеклык коронавирусны ярты минутта нейтральләштерүен башка тикшеренү вакытында ачыклаганнар.

Клиник тикшеренүләрдә коронавирус авыруы расланган 260 пациент катнашкан.

Гамалея исемендәге Үзәкнең баш фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн инде ноябрьдә үк әйткәнчә, составында цетилпиридиний хлориды булган авыз чайкый торган сыеклыкны COVID-19 профилактикасы өчен кулланып була. Аның сүзләренчә, бу матдә «SARS-CoV-2  вирусының липид тышчасын эретә һәм аны үтерә».

«Цетилпиридиний хлориды микробларга каршы актив компонент. Шуңа күрә авыз куышлыгын чайкый торган сыеклыкны җитештерүченең маркировкада күрсәтелгән күрсәтмәләре буенча кулланырга кирәк. COVID-19 таралуга каршы кулланыла торган тагын бер чара», — дигән Анатолий Альтштейн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100