news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалауга акча азрак сарыф итү өчен нишләргә?

Стоматолог төнгә каршы баллы ризык ашамаска киңәш итә.

news_top
Теш дәвалауга акча азрак сарыф итү өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Табиб-стоматолог Дмитрий Дедков теш дәвалаганда акча экономияләү өчен киңәшләр биргән. Бу турыда Медикфорум яза.

Табиб сүзләренчә, авыз куышлыгын гел тәрбияләп торырга, тешне көнгә ике тапкыр чистартырга, теш щеткасының кыллары йомшак булганын кулланырга кирәк. Шулай ук теш араларын чистарта торган махсус җеп кулланыгыз.

Ярты елга бер тапкыр теш табибына күренеп торыгыз. Акыл тешләрен вакытында алдырыгыз, тешләү дөрес булмаса, аны төзәттерегез. 

Стоматолог төнгә каршы баллы ризык ашамаска, көн дәвамында, һичшиксез, каты ризыкларны да ашарга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар