Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалаган вакытта өч яшьлек малайның йөрәге туктаган

Баланы әти-әнисе стоматологка алып килгән булган.

news_top_970_100
Теш дәвалаган вакытта өч яшьлек малайның йөрәге туктаган
https://pixabay.com

Дагыстанның Махачкала шәһәрендә стоматолог тешен дәвалаган вакытта өч яшьлек малай үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәвалаган вакытта баланың хәле китә һәм аның йөрәге туктый. Малай табиб креслосында утырган килеш комага китә. Стоматологлар балага реанимация ясап карый, аннары аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Бала ике көн хастаханәдә ята һәм 2 октябрьдә вафат була.

«Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өчен бөтен медицина документлары алынды, суд экспертизалары билгеләнде», диелә хәбәрдә.

Кулланучының иминлеген тәэмин итми торган хезмәтләр күрсәтү, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100