news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теш черүнең өч сәбәбе

Кариес — бөтен дөньяда иң билгеле авыру төре. Ул тешнең каты тукымаларында барлыкка килә.

news_top
Теш черүнең өч сәбәбе
Владимир Васильев

Кариес — теш чери башлауны вакытында күреп алып, дәваламасаң, пульпит, периодонтит кебек авырулар килеп чыгып, тешсез калу яки бөтен организмга начар йогынты ясый торган флегмона, абсцесс кебек авырулар килеп чыгу ихтималы да бар. Бу турыда «Вести.Медицина» сайты хәбәр итте.

Кариес килеп чыгуның өч сәбәбен хирург-имплантолог, ортопед Андрей Поляков сөйләгән.

Гигиена. Авыз куышлыгын дөрес һәм тиешенчә чистартмау тешләр черүгә китерә.

Генетика. Күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, балаларда кариес процесслары әти-әниләренеке кебек була. Әти-әнисенең теше ничә яшьтә чересә, баласыныкы да шул вакытта авырта башларга мөмкин.

Тышкы факторлар. Туклану рационында углеводлар күп булу теш өслегендә кислоталылык югары булуга китерә, биредә бактерияләр өчен органик кислоталар туплана. Йомшак һәм углеводларга бай ризыклар теш өстендә элпә барлыкка китерә.

Су составында фтор җитмәсә дә, кариес килеп чыга. Фтор тешләрне ныгыта. Олы кешегә көненә 2-3 мг фтор кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Шулай итеп, кариес булмасын өчен, авыз куышлыгын дөрес итеп чистартып торырга, елына ике тапкыр стоматологка күренергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар