Теш арасына кысылып калган нинди зурлыктагы ризыкны йотканда ураза бозыла?
Диния нәзарәте үлән, кәгазь кисәге йоткан очракта каза кирәкме, юкмы икәнлеген аңлатып язган.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында нәрсәне йотканда ураза бозыла икәне язылган.
«Тешләре арасына кысылып калган берәр кечкенә генә ризык кисәген ашап җибәрсә, уразасы бозылмас. Әгәр ул ризык кисәге зуррак булса, ураза бозыла. Ногыт борчагыннан кечерәк булган валчык — аз, ногыт борчагы кадәр яки аннан да зуррак булганы исә күп санала. Тешләре арасына кысылып калган валчыкны чыгарып, кулына алып, аны яңадан ашап җибәрсә, ураза бозылган була. «Кафи» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.
Уразалы берәү таш һәм туфрак кебек ашалмый һәм дәваланылмый торган берәр нәрсәне ашый яки йота торган булса, кәффарәте (җәза уразасы) таләп ителми. Чуерташ, хөрмә төше, таш, мамык, кәгазь яки үлән кебек берәр нәрсә йоткан уразалы кешегә каза кылырга кирәк була, кәффарәте таләп ителми.
Тешләре арасындагы көнҗет бөртеген йотса, уразасы бозылмас. Чөнки аның күләме аз. Ләкин көнҗет бөртеген махсус алып кабып йотса, ураза бозыла. Кәффарәтенең ваҗиб булуы хакында фикыһ белгечләре белдергән. Киң таралган караш буенча, көнҗет бөртеге чәйнәмичә йотылса, кәффарәте таләп ителә. «Гыйасиййә» һәм «Кадихан» әсәрләрендә шул ук хөкем чыгарылган. Бу иң дөрес караш. «Мухити Сәрахси» хезмәтендә шулай диелгән. Әгәр бу көнҗет бөртеге чәйнәп йотылса, ураза бозылмас. Ләкин аның тәме бугазда сизелсә, ураза бозылган була.
Уразалы кеше башка берәүнең төкереген йотса, уразасы бозылыр. Кәффарәте таләп ителми. Уразалы кеше үз төкереген кулыннан авызына алып йота торган булса, уразасы бозылыр. Кәффарәте таләп ителми».