news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теше авырткан хатын-кыз реанимациягә эләккән һәм чак кына үлемнән калган

news_top

Ессентуки шәһәре клиник хастаханәсе табиблары 35 яшьлек хатын-кызның гомерен коткарган. Ул теше таркалу сәбәпле критик хәлдә реанимациягә эләккән. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

Пациент хатын хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә, аның муены бик каты шешкән булган, хатын-кыз иркен сулый ала алмаган. Моннан тыш, тән температурасы югары булган.

«Курорт-шәһәр табиблары теш авыруы катлаулануның иң куркыныч формаларының берсе – йоткылык тирәсендәге киңлекнең ике яклы флегмонасы белән очрашкан. Мондый диагноз, вакытында дәваламаган очракта, гадәттә үлемгә китерә», – дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә.

Тукымалар бик каты шешкән булу сәбәпле, табиблар хәтта операция вакытында сулыш наркозын тәэмин итү өчен трубка да куя алмаган.

Операциядән соң пациент хатын 3 көн дәвамында, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган килеш, реанимациядә яткан. 15 көннән соң хатын-кызны стационардан чыгарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар