news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теш табибы нәни кызның яңагын бораулаган

news_top
Теш табибы нәни кызның яңагын бораулаган
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдәге сырхауханәләрнең берсендә стоматолог табиб 7 яшьлек кызның яңагын бораулаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

5 ноябрьдә Щукино районындагы сырхауханәнең берсеннән кыз бала яраланып чыккан.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, 1 сыйныфта укучы кызны көндезге өченче яртылар тирәсендә табибка алып киләләр. Ләкин белгеч кызның теше белән бергә казналыгын һәм яңагын да бораулый.

Шуннан соң бала өенә кайта. Ләкин икенче көнне аңа ашыгыч ярдәм чакыралар. Баланың рәсми вәкилләре хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар