Теш пастасы авыз куышлыгы гигиенасын саклауда төп рольне башкара. Моннан тыш, паста уртларның сәламәтлегенә дә тәэсир итә. Шуңа күрә аны дөрес сайлау мөһим. Теш пастасы сайлаганда нинди хаталар җибәрәбез һәм аның составында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Бу хакта теш табибы Илья Антонов сөйләде, дип яза «Аргументы и факты».
Беренче хата — өлкәннәр һәм балалар өчен төрле теш пастасы кулланмау
Балалар һәм өлкәннәр өчен аерым теш пастасы сатып алырга кирәк. Моннан тыш, балалар өчен теш пасталары 0-3 яшь, 3-6 яшь, 6-13 яшь категорияләренә бүленә. Балаларның тешен өлкәннәр өчен паста белән чистарткан очракта, аларның теш эмален бозу һәм уртларын ярсыту куркынычы бар. Шул ук вакытта, әйтик, 8 яшьлек баланың тешен чистарту өчен, кечкенәрәк яшьтәге балалар өчен паста кулланырга да ярамый. Бу очракта бераздан аның тешләре чистартылмаган пычрак катламы белән капланачак, чөнки мондый пастаның составында абразив матдәләр җитәрлек түгел.
Икенче хата — пастаның составына карап сайламау
Теш пастасының составында шикәр булу-булмауга игътибар итәргә кирәк. Составта шикәр булырга тиеш түгел. Күпчелек заманча пасталарда ул юк, ләкин кайбер җитештерүчеләр балалар өчен пасталарга шикәр өсти.
Шулай ук составта аллергия реакцияcе китереп чыгара ала торган матдәләр булмавын да тикшерергә кирәк.
Өченче хата — пастаның нинди максат өчен булуын карап тормау
Өлкәннәр өчен теш пасталары берничә төргә бүленә:
- дәвалый торган;
- агарта торган;
- абразивлы пасталар.
Дәвалый торган пасталарда абразив кисәкчәләр азрак һәм дәвалаучы компонентлар күбрәк. Антибактериаль пасталарда микроэлементлар азрак. Агартучы пасталарда исә эмальнең төсен үзгәртүче актив химик элементлар концентрациясе күбрәк. Абразивлы пасталарда эмаль өслешендәге пычрак катламын яхшырак чистарту өчен каты гранулалар күбрәк була.
Дүртенче хата — дәвалый торган пастаны даими рәвештә куллану
Дәвалый торган паста сайлаганда башта табиб белән киңәшләшергә кирәк, чөнки мондый пасталарны даими рәвештә кулланырга ярамый. Аларны гадәттә 1 айдан алып 3 айга кадәр кулланалар, аннары гади пастага күчеп торырга кирәк. Мондый паста куллануны туктатып тормаган очракта, авыз куышлыгының бактериаль фоны дару компонентларына ияләшә, һәм пастаның файдасы кими.
Шулай ук инструкцияне игътибар белән укырга киңәш ителә. Мондый пасталарда дәвалау үзлеге тюбикны ачканнан соң ничә көн саклануы күрсәтелә. Кайбер очракларда бу 30 көннән дә күбрәк булмаска мөмкин.
Бишенче хата — гел абразивлы һәм агарта торган пасталар гына сайлау
Абразивлы паста сайлаганда каты кисәкчәләр һәм гранулаларның күплегенә һәм зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Гранулалар зуррак булган саен паста агрессиврак була. Эмаль кырылу күзәтелгән очракта, шунда ук пастаны куллануны туктатырга һәм стоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Агарта торган пасталар, гадәттә, тәмәке тартучы, кофе һәм теш эмаленең төсен үзгәртүче башка продуктлар кулланучы пациентларга киңәш ителә.
Агартучы компонентның концентрациясе югарырак булган саен, авыз куышлыгының лайлалы тышчасын пешерү куркынычы зуррак.
Белгеч, теш пастасын сайлаганда, стоматолог белән киңәшләшергә куша.