Элегрәк булган хәл. Теш сызлый башлап, үләр дәрәҗәгә җитмичә табибка бармыйсың бит инде. Көннәр, айлар, еллар үтә, теш сына-чери, каныйшешә, тамырга гына калып урт итенә күмелгәч кенә сызлавына чыдар әмәл калмагач, дөнья белән хушлашырга әзер булып, хастаханәгә юл тотасың. Күз алдына әллә нинди уйлар килә: дөньяны соңгы тапкыр күреп каласың кебек. Кешеләр дә ягымлырак тоела... Алар бик күп иделәр бит әле. Ләкин менә врачлар рәхимсез сыман. Сузып салырлар караватларына, берсе аягын шул карават кырыена күтәреп басар да: «Йәле, авызыңны ач!» – дияр. Икенчесе башны тотар... Электән калган күренешләр бу. Ул вакытта да бер тешне суырткан хәтердә. Үтереп сызлагач барган идем инде. Наркоз дигән нәрсә булгандыр безгә 18 яшь чакларда да. Чират. Кабинетларыннан кереп китүчеләрнең: «Ай-й!» – дип җан өзгеч чинаулары ишетелгәләп куя. Шул чакта көтеп утыручыларның йөрәкләре аяк табанына төшеп китә. Үземнеке дә шулай булды. Чиратның яртысы каядыр югалды – качтылар бугай. Менә шул чакта тешеңнең сызлавы да басыла бит әле. Телең белән хәлен белергә теләп капшап карыйсың... Урынында. Күңелгә «әллә мин дә кайтып китим микән» дигән уй килә. Юк, үлсәм үләм, керәм – хушыгыз!
Бүлмәдәге хәлләр мин уйлаганча ук түгел икән түгелен. Теш суыручы да минем уемдагыча андый юан, йон беләкле түгел. Аягын да махсус креслога күтәреп куймады.
– Хәзер, хәзер, бераз түзәргә туры килер инде, – дип, ягымлы тавыш белән күңелгә җылылык кертте. – Авызыңны зуррак ач! – диде дә, кулына тоткан чүкече белән ниндидер зубило сыман мединструмент тыгып, чатнатып җибәрде. Башларым зыңгылдап куйды. Бәлки бу турыда куркытып язарга да кирәк түгелдер, әмма ул заманнардагы теш мәсьәләсе шулайрак хәл ителә иде. Аннары ниндидер ыргак сыман нәрсә белән кисәкләрен чүпли башлады. Шөкер, соңыннан миннән дә бәхетле кеше юк иде.
Ярый, монысы шулай булды. Икенче очрак. Байтак еллар үткәч тагын бер тапкыр бу хәсрәтне кичәргә туры килде. Әйтәләр: хәзер теш алдыру пүчтәк – авырту сизелми дә дип. Шулайдыр да, әмма әле минем теге очрак һич онытырлык түгел, һаман да йөрәктә ярасы калды.
Бардым стоматологиягә. Матур гына бер ханым, җайлап кына сөйләшеп, кәкре-бөкре махсус караватка яткырды да, җайлап-майлап сүз башлады.
– Хәзер укол салырбыз, сизми дә калырсыз, тешегезне алырбыз, – дип җырлап, авызны ачтырды. Мамык кыстырды. Тагын ниләрдер маташтырды да:
– Укол салдым, бераз көтеп торыгыз, – дип, янәшәдәге бүлмәсенә кереп китте.
Утырам сынап: тел белән уколының тәэсирен тикшерәм. Бернинди үзгәреш тоймыйм. Уйлыйм: «Бу бит инде хәзер чыга да минем тешне урты-ние белән умырып ала».
Эч поша – күрәселәр бар икән. Сау булыгыз, туганнар һәм дөнья!.. Ханымны чакырам:
– Сезнең бу наркозыгызның тәэсире юк, ахрысы? – дим. – Хәзер карыйбыз аны, – ди бу. Төрткәли нәрсәсе беләндер... – Авыртамы?
– Юк, – мәйтәм.
Тагын төртә, ныграк баскалый. Тагын, тагын...
– Алай икән, – ди бу, яңадан бүлмәсенә кереп китте...
Мин уйлыйм: «Кабат укол ясарга исәбе, ахрысы», – дип.
Озакка китте. Чыкмый да чыкмый... Түзәм. Ниһаять:
– Хәмзин, нишләп һаман утырасың, мәрткә киттеңме әллә? – ди.
– Сезне көтәм, – дим, – тешне алырга кирәк бит инде!
– Соң, алдым ла инде, әнә карагыз, янәшәдәге тәлинкәдә ята.
Карасам, шаклар каттым... Келәшчә кысылган тешем: «Котылдыңмы инде миннән, рәхәт яшә!» – дигән сыман рәнҗеп ята. – Кызганыч, әмма синсез кыенрак булыр гомер итүләре, газизкәем! – дидем дә, миһербанлы теш табибәсенә рәхмәт әйтеп, урамга ыргылдым.