Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалаганда 3 яшьлек кыз вафат булган: стоматология 18 мең сум компенсация түләгән

news_top_970_100

12 февральдә Тверьдә стоматология клиникасында наркоздан соң 3 яшьлек кыз бала вафат була. Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты моның буенча җинаять эше ачты. Бу хакта НТВ телеканалы хәбәр итә.

«НТВ» телеканалында «Человек в праве» тапшыруында бу хәл турында тулырак сөйләгәннәр. 3 яшьлек кызга пульпитны дәваларга һәм тешенә коронка куярга кирәк була. Беренче тапкыр теш табибына барган кызының уңай тәэсирләр генә алуын теләгән әнисе гомуми наркоз ясатырга ризалаша.

Әнисе сүзләренчә, табиб гомуми наркоз ясарга кыстаган, чөнки шулай итеп дәвалаганда авырту сизелми. Баланың әти-әнисе дәвалауга 32 000 түли.

Кыз тешен дәвалаганнан соң 20 минут узгач уянырга тиеш була, әмма бала 1 сәгатьтән соң да уянмый.

«Табиб керде, мондый хәл булырга мөмкин, барысы да тәртиптә диде», – дип сөйләгән вафат булган кызның әнисе.

Бары тик 2,5 сәгать узгач кына стоматология табиблары реанимация чаралары уздыра башлауларын әйтә. Кызны хастаханәгә алып китәләр, ул анда 5 сәгатьтән соң аңына килмичә вафат була. Тикшерү бара, төрле сәбәпләр карала, мәсәлән, табиб наркоз күләмен арттырган яки препаратка көчле аллергия булган булырга мөмкин.

Вафат булган кызның әбисе «ашыгыч ярдәм» табибы булып эшли. Бу очракта вакыт әрәм ителгән, кызны коткарып калып булыр иде, дип саный ул.

«НТВ» телеканалы тапшыруында стоматология табиблары журналистлар һәм вафат булган кызның туганнары белән сөйләшүдән баш тарткан. Стоматология дәвалау өчен түләнгән 32 меңне кире кайтарган һәм мораль зыян өчен 18 мең түләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100