Террорда шикләнелүчеләргә фатирын арендага биргән Алишер кулга алынды: әнисе үкереп елый
![Террорда шикләнелүчеләргә фатирын арендага биргән Алишер кулга алынды: әнисе үкереп елый](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/3/26/72fd7aa420e3b783757ec4a3626540b8.jpg)
Бүген Мәскәүнең Басман судында «Крокус» концерт залындагы террор актын оештыруда шикләнелгән 8нче кешенең эшен карадылар. Бу – 32 яшьлек Алишер Касыймов. Ул террор актын тормышка ашырган: концерт залында кешеләрне атып үтереп йөрүдә шикләнелгән кешеләрнең берсенә – Фаридуни Шамсутдинга фатирын арендага биргән булган.
Касыймов – Кыргызстаннан, милләте буенча үзбәк, ул Россиядә яши, Россия гражданлыгы бар, аның 3 баласы бар, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән – үз кафесын ачкан. Аны үз фатирында кулга алганнар.
Судья аннан: «Сезне ни өчен кулга алганнарын беләсезме?» – дип сорагач, ул: «Фатирны арендага бирдем», – дип җавап бирә. Касыймов үзенең теракт турында берни белмәвен әйтә. Террорда шикләнелүчеләр бу кешенең фатирны арендага бирүен интернеттагы белдерүдән күргәннәр.
Суд аны 2 айга сак астына алды.
Касыймов кулга алынгач, аның әнисе Кыргызстаннан очып килгән. Улының эше каралганда, ананы журналистлар төшереп алган. «База» каналындагы телеграм-канал видеосында аның әнисе – 59 яшьлек хатын улының кемнәргә фатир биргәнен белмәвен әйтә. Ул кешеләр, төзелештә эшлибез, дип әйттеләр, ди.
«Ул андый кеше түгел, минем улым террорист түгел», – ди ул.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/beaf76bf909e7b3da2c63439a734ba0b.jpg)
Алишерның яшь чагындагы фотосы