news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Террорчылар 1 мең доллар өчен мәчеткә ут төртергә җыенган

news_top

Кырымда ФСБ хезмәткәрләре мәчеткә ут төртергә җыенган террорчылык неонацистлар оешмасы әгъзасын тоткарлаган, дип хәбәр итә ТАСС.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тоткарланучыга 18 яшь. Аның инде гражданнарга һөҗүм итүгә, милекне бозуга һәм экстремизмга катнашы булган.

Шикләнелүченең өендә тентүләр уздырганнар һәм яндыргыч катнашма салынган шешәләр, пычаклар, борыч баллоннары, свастика ясау өчен яшел төстәге аэрозоль буяу, шулай ук элемтә чаралары тапканнар. Шулай ук ФСБ хезмәткәрләре яшь кешенең телефонын өйрәнгән һәм аның Telegramда Россиягә каршы неонацист юнәлешле аккаунты һәм каналы барлыгын ачыклаган.

Федераль куркынычсызлык хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тоткарланучы Украина террорчылык оешмасы башлыгы белән элемтәгә кергән, ул аңа 1 мең долларга мәчеткә ут төртергә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар