Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Террор хәрәкәтендә катнашуда гаепләнгән төркем хөкем ителде, алар арасында җырчы Азат Адиев та бар

Хизб-ут-Тахрир (Россиядә тыелган) хәрәкәтендә катнашуда гаепләнүчеләргә бирелгән җәзаның гомуми срогын санаганда, барлыгы 145 ел 8 ай колония дигән сүз.

news_top_970_100
Террор хәрәкәтендә катнашуда гаепләнгән төркем хөкем ителде, алар арасында җырчы Азат Адиев та бар
Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды.

"Хизб-ут тахрир әл-Ислами"» – Россиядә тыелган халыкара террорчылык төркеме.

Судта Куркынычсызлык федераль хезмәте Татарстандагы махсус операциясе вакытында 20 адрес буенча тикшерү үткәрде һәм күпсанлы тыелган әдәбият һәм пропагандалау материаллары алды дип хәбәр ителде.

Татарстанның атказанган артисты исемен алган Әсгать Хафизов 19 ел 2 ай каты режимлы колониягә, Радик Зарипов 16 ел аерым режимлы колониягә, Альберт Вәлиуллин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. Тимур Үзбәков 18 елга, Ленар Сәитов 19 елга, Рузил Дәүләтшин 18 ел 6 айга, Павел Хевронин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде. "Казан егетләре", "Райян" төркемнәрендә җырлап танылган Азат Адиев 19 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде.

 







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100