news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тернәкләнү озакка сузылачак» - бәйрәмнәр оештыручының кечкенә улы реанимациягә эләккән

news_top

Казанда яшәүче, танылган бәйрәмнәр оештыручы Чулпан Хадиева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә үзенең гаиләсендә булган күңелсез вакыйга турында сөйләде. Сторисларыннан аңлашылганча, аның дүрт яшьлек улы Камал, карбыз белән агуланып, реанимацигә эләккән. «Әгәр дә бу дөньяда тәмуг бар икән, мин аны тулысынча кичердем», – дип язган Чулпан.

Хәзер инде иң куркынычы артта калган - баланы реанимациядән стационарга күчергәннәр. Чулпан әлеге вакыйганың нечкәлекләре белән соңрак уртаклашырга вәгъдә итә. Ләкин бу постны шундый ук хәлгә юлыккан башка әниләр үзе белән элемтәгә керә алсын өчен язуын әйтә. Чулпан сөйләвенчә, аның үзенә дә дуслары ярдәм иткән. Берсе бөтен Казандагы табибларны аякка бастырып, шәһәрнең иң яхшы белгечләрен җәлеп иткән. Икенчесе тикшеренү һәм алга таба тернәкләнү үтәр өчен кирәкле табиблар исемлеген төзеп биргән. Өченчесе шушы диагноз белән авырган башка балаларның әниләрен табарга булышкан.

«Сез зур йөрәкле кешеләр. Минем хәлемне белешүчеләргә, көненә берничә тапкыр ашарга алып килгән апама, дусларыма, ярдәм итеп торган бөтенләй чит кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Мин бер кешедән дә сорамадым, алар тыныч кына, бер сүзсез ярдәм иттеләр», – ди ул.

Әнисе сүзләренә караганда, Камал инде терелеп килә. «Камалның хәле күпкә яхшырак. Ул ашый, эчә, сөйләшә. Без әле дә хастаханәдә, безнең тернәкләнү бик озакка сузылачак, ләкин иң куркынычы инде артта калды», – дип уртаклаша әни кеше.

Шул ук вакытта Чулпан башка әти-әниләрне җиләк-җимеш сатып алганда сак булырга чакыра. «Барыгызны да кисәтәсем килә – кибетләрдән киселгән җиләк-җимешләр сатып алмагыз. Кызганычка, мин уйлап бетермичә, карбызның дүрттән бер өлешен алдым. Баксаң, аларның җиләк-җимешләрне шул рәвешле сатарга хокуклары да юк икән. Хәзер мин мондый сатучыларны гел кисәтәм. Икенче көнне дә шулай саталар икән – Роспотребнадзорга язам.

Бездән соң реанимациягә нектарин ашаган 5 яшьлек кыз керде. Кызганычка, аның инде баш миенә зыян килгән иде.

Барыгызны да мондый сатучыларга кисәтү ясарга чакырам. Кемгәдер бу гомере белән бәяләнергә мөмкин», – дигән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июль 2026
    Исемсез
    Бу чыннан да бик зәхәр инфекция. Чулпанның бу турыда социаль челтәрләргә язып чыгуы бик яхшы. Чөнки җиләк-җимеш, киселгән кавын, карбызлар сату нокталарында бик еш очрый. Балаларга, якыннарга карата игътибарлы булыйк. Сабыйның якын арада терелуен теләп калабыз🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар