
Россиядә юлларда һәм киртәләре булмаган участокларда терлек көтүе йөрткән өчен җәзаны катгыйландырырга мөмкиннәр. Закон проектлары эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе әлеге инициативаны хуплаган, эшләп бетергәч, ул Дәүләт Думасына юлланырга мөмкин. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, вазыйфаи затлар өчен штрафлар 500-1000 сумнан 2500-5000 сумга кадәр, компанияләр өчен 10 000-20 000 сумга кадәр артачак. Терлекләрне хуҗалары белән килештерелмәгән урыннарда көткән һәм юллар аша чыгарган өчен, хәзерге 300 урынына 2500 сум түләтергә тәкъдим ителә.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, терлекләр катнашындагы аварияләр саны арта. 2016 елда шундый 362 юл-транспорт һәлакәте булган, 26 кеше үлгән, 472 кеше имгәнгән. 2023 елга һәлак булучылар саны 92гә кадәр арткан, зыян күрүчеләр 935кә җиткән.
Ләкин белгечләр бу тәкъдимнәргә шик белән карый. Юрист Владимир Груздев билгеләп үткәнчә, проектта башка хокук бозулар өчен дә җаваплылыкны арттыралар – мәсәлән, юлларны пычраткан һәм урманнарга зыян салган өчен. Ләкин ни өчен штраф салачаклары һәрвакытта да аңлашылмый. Автоюрист Лев Воропаев әйтүенчә, авыл халкы яңа кагыйдәләргә тиз генә төшенә алмаячак, ә күпләр терлекләрен болай да көтүчесез генә чыгара, диелә хәбәрдә.