news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Терлекчесен буып үтергән фермер кулга алынган

Евгений Ивкин үз гаебен таныган. Тикшерү барышы вакытында ул сак астында булачак.

news_top
Терлекчесен буып үтергән фермер кулга алынган

Татарстанда 58 яшьлек Евгений Ивкин үзенең 60 яшьлек эшчесен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты хәбәр итә дип яза "Татар-информ" агентлыгы. 

Тикшерү версиясе буенча, Ивкинның Баулы районының Кызыл Яр авылында урнашкан хуҗалыгында 60 яшьлек ир-ат терлекче булып эшләгән. Ул үзенә хуҗалыктан бирелгән йортта яшәгән. Терлекче спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Ивкин аннан бинаны бушатуны сорый. Эшче йорттан китүдән баш тарта. Җомга көнендә исерек хәлдәге Ивкин эшчесенең өенә килеп, аннан күчеп китүен сорый тагын бер тапкыр сорый. Ир-ат баш тарта, шуннан фоң хуҗа терлекчене буып үтерә һәм өенә кайтып китә. 

Евгений Ивкин үз гаебен таныган. Тикшерү эшләре барышында ул сак астында булачак. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлгеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар